Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллина кияүгә чыкканнан соң нинди фамилия белән чыгыш ясаячак?

Ваһапов фонды җырчылары Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина белән “Дуслык күпере” II Бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивалендә сөйләштек.

news_top_970_100
Гөлсирин Абдуллина кияүгә чыкканнан соң нинди фамилия белән чыгыш ясаячак?
-Азат, Гөлсирин, никахлашуыгыз белән котлыйм. Никах укытканнан соң гына бергә тора башладыгызмы яки күптәннән бергә торасызмы инде?

-Хәзер бергә яшибез инде, әйе, никах булды бит.

-Туй датасы һаман да сер булып кала әле, әйеме?

-Әйе. Анысын әйтмибез әле.

-Балаларны кайчан планлаштырасыз?

-Әле туйны да уйлап бетермәдек әле. Балаларга иртә әле.

-Кеше бит туй ясаганда ук балаларны кайчан планлаштырасын белә. Кемдер бит үзен яшьрәк яки әле әзер түгел дип уйлап, балалар алып кайтырга ашыкмый.

-Кем алай беләдер, белмим. Без әле бу турыда уйламадык та. Дөресен генә әйткәндә, балалар турында әле уйлаган юк. Әле концертлар да күп, вакыт бик тыгыз. "Минем әле уку да бар", - диде Азат. Әле никахка әзерләндек, никах та үтеп кенә китте бит әле, шуңа күрә уйларга вакыт булмады әле.

-Артистларның вакытлары тыгыз. Балалар тугач, иҗади эшчәнлек белән гаилә тормышын бергә ничек алып барырга уйлыйсыз?

-Аларны бергә алып барып буладыр инде ул. Бүтән артистлар бит берләштерә, Гүзәл Уразовалар, Ландыш Нигъмәтҗановалар, алар бит шулай ук гаилә тормышын да алып баралар, үз эшләрен дә туктатмыйлар. Без дә җайларбыз, Алла боерса.

-Казанда торачаксызмы?

-Казанда торачакбыз. Аллага шөкер әти-әниләребез исән, булышырлар дип уйлыйбыз.

-Җәйне планлаштырмадыгызмы әле? Берәр кая ял итәргә барырга уйлыйсызмы?

-Туйдан соң булырдыр дип уйлап, хыялланып йөрим инде мин, - диде Гөлсирин, Азатка елмаеп. - Уйлыйбыз инде. Әлегә туй. Туйны уйлыйбыз.

-Айсылу Габдинова янында да бик күп кенә шау-шу булды. Нигә Айсылу концертта катнашмады? Айсылу үзе нәрсә әйтә? 12 апрельдә аның Рифат Фәттахов белән эшчәнлегенә нокта куелды. Сезнең контрактлар да бетә дип ишеткән идек...

-Анысын бездән сорыйсы түгел. Без үз контрактларыбыз белән эшлибез. Башкаларныкы белән әллә ни кызыксынмыйбыз. Минем контракт бетми әле. Минем әле рәхәтләнеп эшлисем бар, - диде Азат.
- Минеке бетә инде, - диде Гөлсирин.

-Сез киләчәктә парлы җырчылар булырга уйламыйсызмы? Я инде һәркайсыгыз үз карьерасын булдырачакмы?

-Әлегә менә анысын белмим. Киләчәктә нәрсә булыр, күз күрер. Хыяллар бар, - диде Гөлсирин.

-Дуэт булдырырга димәк хыял бар. Ә җырчы буларак Абдуллина фамилиясе белән калачаксызмы?

-Әйе.

-Паспортка Абитова фамилиясен алачаксызмы?

-Әйе, Алла боерса. Ир нәрсә әйтә, шул, - диде Гөлсирин.

Алдагы сорауга кире кайтып, “Сәхнәдә ике Абитов була алмый”, - диде Азат, көлеп. “Анысы да бар”, - диде Гөлсирин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100