Гөлсирин Абдуллина да кушылгач, машинаны бозлавыктан этеп чыгара алганнар
Гөлсирин Абдуллина “Инстаграм”ына күмәкләшеп машина эткән фото урнаштырган.
“Аллага шөкер, көннәр матурланып килә, – дип куанган ул. – Бер көн Теләченең үзәк урамын шау-гөр китердек. Клубка аппаратларны ташырга ерак, ә менә таудан менеп булмый, бозлавык. Һәм менә шулай бөтенебез күмәкләшеп машина эттек. “Шалкан” әкиятендәге тычкан килгәч, шалканны тартып чыгарганнар бит. Монда да кызлар дип тормадык, булышкан булдык инде, әз булса да төртешеп тордык. Егетләребезне жәлләдек, – ди Гөлсирин.