Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллина: Бу башы гына, күрәселәр алда әле

Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллина өчен бүген кызу “урак өсте”: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем алучы җырчы җиң сызганып зачет бирә.

news_top_970_100
Гөлсирин Абдуллина: Бу башы гына, күрәселәр алда әле
Бүген Гөлсирин Абдуллина Татарстан һәм Башкортстан арасында милли-мәдәни багланышларны ныгытуны максат иткән "Дуслык күпере" фестиваль-турнесыннан кайтты. Автобустан чыгуга ук, кыз зачет бирергә йөгерде.

- Беренче зачет музыкаль информатика фәненнән узган. Ничек кенә тырышсам да, анысына өлгерә алмадым. Ярый әле курсташ кызлар ярдәм итте. Минем өчен барлык биремнәрне дә эшләп, зачет куйдырып чыкканнар. Татар теле фәненнән зачетны үзем бирдем. Бәхетемә, бик гади сорау эләкте. Аннан соң, укытучылар да хәлемне аңладылар. Мин бик шат. Хәзер рәхәтләнеп ял итәргә мөмкин. Ләкин артык иркенгә чыгарга ярамый. Бу башы гына, күрәселәр алда әле, - дип әйтте ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100