Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитовларда сөенеч артыннан сөенеч...

Кичә генә яшь җырчы Гөлсирин Абдуллинаның туган көне иде, бактың исә, бүген аның тормыш иптәше җырчы Азат Абитовның да гомер бәйрәме икән.

news_top_970_100
 Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитовларда сөенеч артыннан сөенеч...
Гөлсирин Абдуллинаның Инстаграм аккаунтыннан

Күптән түгел генә яшь гаилә, бала көтәбез дип, сөенечләре белән уртаклашкан иде. Ә бу көннәрдә аларда рәттән бәйрәм өстенә бәйрәм.

«Туган көнең белән, матурым! «18 яшең» белән сине дә!

Әйе, без бер елгылар, бер айда, бер-бер артлы дөньяга килгәнбез.

Гел яныбызда бул. Бик яратабыз сине.

Азатыма матур теләкләрегезне язып калдырыгыз әле», — дигән Гөлсирин инстаграмда.

Ә кичә генә Азат Гөлсиринне котлап: «Туган көнең белән матурым. Рзхмәт сиңа барсы өчен дә! Яратам», — дип язган иде.

Теләкләрне мулдан, ихластан теләгәннәр аларның язылучылары. Ул җылы сүзләргә без дә кушылабыз. Яшьләргә саулык-сәламәтлек, тигез бәхетле гомер, җиңеллек белән балаларын алып кайтуын телибез. Бала туды дип тә, иҗат чишмәләре дә саекмасын иде.

«Бер төптәге ике гөл икәнсез. Гомерегез буе шулай матур, тату яшәгез», — дип язган бер инстачы. Чынлап та, кирәк бит ә, шулай бер-бер артлы дөньяга килергә!..

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100