Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов 50 яшьлек юбилейларын үткәрде

Яшьләр туган көннәрен арендага өй алып бергә билгеләп үтәргә уйлаган.

news_top_970_100
Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов 50 яшьлек юбилейларын үткәрде
13 гыйнварда – Гөлсирингә, 14 гыйнвар көнне Азатка 25 яшь тулган. Яшьләр туган көннәрен арендага өй алып бергә билгеләп үтәргә уйлаган.

“Туган көнне 13еннән 14енә каршы төндә үткәрергә планлаштырган идек, ләкин ул көнне банкетта булу сәбәпле, мәҗлесне икенче көнгә күчердек. Туган көнгә иң якын дусларны чакырдык, 30лап кеше җыелды. Шыгырданнан да кунаклар килде. Гомумән, минем яктан килүчеләр күбрәк булды. Бәйрәм бик күңелле узды. Җырчылар булгач, рәхәтләнеп җырладык, күңел ачтык. Җырчылар арасыннан Алия Карачурина, Рәнис Габбазов бар иде. Нинди үзенчәлекле бүләк бирделәрме? Дустым Рамил Шәрәфиев түбәтәй бүләк итте!” - дип сөйләде Интертатка Азат Абитов.

Туган көндә Гөлсирин белән Азатны 50 яшьлек юбилейлары белән котлаганнар, ә кемдер хәтта “Әче!” дип кычкырган. Кунаклар арасында танылган продюсер Рифат Фәттаховның кызы Айбикә Фәттахова да булган. Айбикәдән “Азат Гөлсирингә кияүгә чыгарга тәкъдим ясадымы, юкмы?” - дип сорадык. Билгеле булганча, Гөлсирин белән Азат турында күптәннән имеш-мимешләр йөри. “Анысын әйтә алмыйм, бәлки ясагандыр да, чөнки туган көндә ахырга кадәр утыра алмадым, кызганыч. Без Рамил Шәрәфиев белән беренчеләрдән булып мәҗлестән киттек”, - диде Айбикә.

Узган ел Гөлсирингә дуслары көтелмәгән сюрприз ясаган. Алдан хәбәр итмичә өенә килеп, торт, чәчәк бәйләме һәм шарлар бүләк иткәннәр. “Минем сюрпризларны яратуымны беләләр”, - ди җырчы.









Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100