news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллина ак күлмәк эзли?

"Әллә кияүгә чыгасың?" - дип сорый аннан инстадуслары.

news_top
Гөлсирин Абдуллина ак күлмәк эзли?
Җырчы Гөлсирин Абдуллинага нигәдер ак күлмәк кирәк булган. "Бик матур, озын, чәчәк итәкле ак күлмәк каян табып була?" - дип сорап язган Гөлсирин. 

Әлбәттә, инстаграмдагы халыкка шушы җитә калган. "Әллә кияүгә чыгасың?" "Кияүгә чыгасы булса ак күлмәк дип түгел, туй күлмәге дип сорар иде", - дип язышалар Гөлсириннең инстадуслары.



Җырчы әлегә серен чишмәгән. Исегезгә төшерик, Гөлсирин җырчы Азат Абитов белән очрашып йөри дигән имеш-мимешләр бар. Гашыйкларга хас булганча, яшьләр бөтен кеше белерлек итеп җәнҗал да чыгарып алдылар. Җәнҗал турында монда укыгыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар