Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлшат Сафина: «Кара пиар популяр артистларыбыз өчен норма шул»

Элек Айдар Галимовта пресс-атташе булып эшләгән, хәзер Уфа татар «Нур» театрының реклама бүлеге җитәкчесе Гөлшат Сафина бүгенге эстрада турында фикерләрен җиткергән.

news_top_970_100
Гөлшат Сафина: «Кара пиар популяр артистларыбыз өчен норма шул»
Гөлшат Сафина фотосы

Бу көннәрдә бик уйланам әле мин.

Эстрада, артистлар һәм хайп турында. Бу өлкәдә эшләгән кеше буларак та күзәтәм.

Заманында билгеле җырчы Айдар Галимовта пресс-атташе булып эшләвемне күпләрегез беләсез.

Уфада һәм Казанда унар, уникешәр көн рәттән концертлар куеп йөргән чаклары. Минем исә университетны тәмамлап кына килгән тәҗрибәсез чагым. Эш буенча барлык гәзитләрне укып, радиоларны тыңлап барам. Берчакны Казаннан билгеле артист 10 көнгә концертлар белән килә дип бөтен җирдән хәбәр итә башладылар. Искитмәле тавыш иясе, әлбәттә барасы килә! Ул вакытта популяр булган «Атна», «Азна», «Неделя» гәзитләрендә берчак бу артист турында берсеннән-берсе һушны алырлык язмалар сериясе чыга башлады. Артистның гаиләдән тыш баласы бар икән! Балага 20 яшь булган икән! Артист баланы танымый икән! Әллә ниләр инде! Барсына да ышана торган самими чакларым. Елардай булып укыйм! Артистка аптырау да, нәфрәт тә, кызгану да — бар хисләрем дә кушылды шулчак!

Бервакыт, Айдар Ганиевич Казан концертларына әзерләнә башлады. Ул заманда әле бик популяр булмаган (бүгенге көндә билгеле журналист) бер егеттән PR-кампания тәкъдиме килеп төште. Күреп-укып, менә ничек эшләнә икән бу дип исем-акылым киткәне хәтердә. Шул ук читтә бала бар дип языйк дигәнрәк тәкъдимнәр дә бар иде. Шулвакыт Айдар абый: кара PR белән булышмадым, һәм булышмаячакмын да дип катгый сүзләр әйтте. Һәм бүгенгә кадәр үз сүзләренә тугры булып кала.

Кара пиар, хайп, чүптән чүмәлә өюләр, талашулар, җыр бүлешеп кычкырышулар, публикага уйнап елаулар… Хәзерге популяр артистларыбыз өчен бу норма шул. Ансыз заллар җыя алмабыз диләрдер күрәсең.

Ә бит минем кебек уйланырга яратучыларны болар барысы да тик биздерә.

Ә сез эстрадабызның хәлләрен ничек кабул итәсез? Биздергечме, кызыкмы?

Гөлшат Сафина «күңелебез чиста калсын» дип постына мәчет фотосын куйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100