Гөлшат Сафина: «Күзгә буяу йөгертергә кайда һәм кайчан өйрәнәләр икән?»
Акны кара дип, караны кызыл дип оран салучылар турында күп уйланам мин.
Күзгә буяу йөгертергә, алдашырга әти-әнисе өйрәтмәгән бит инде — кайда һәм кайчан алай әйтергә өйрәнәләр икән? Нәрсә этәрә икән — күңел тарлыгымы? Куркумы? Кемгәдер ярарга тырышумы?
Кайчакны, төннәрен йоклый алмый ятканда, вөҗданнары эчтән кимерәме икән? Туганнары, якыннары, ире-хатыны ни әйтә икән? «Афәрин, әйдә шулайрак сөйлә, тарихны кире язасың, ничек тә шунда эләгеп тә калырсың» — диләрме? Әллә соң кабул итмиләр, яки белмәмешкә салышалармы? Балаларының күзләренә ничек карыйлар икән? Оят хисе уянамы икән?
Акны кара дип, караны кызыл дип сөйләүчеләрне, алар артында торучыларны кызганып, кайчак ярты төн йокламый уйланып ятам. Теге дөньяга киткәндә Ходай Тәгаләм ничек кенә аларны кешелек алдында, үз-үзләре алдында кылган гөнаһларын гафү итеп үз куенына алыр икән дип.
Шул ук вакытта гыйбрәт тә алам. Алтын-көмешләргә, «йомшак кәнәфиләргә» сатылырга язмасын, күңел чисталыгын саклап калып булса иде дип белгәннәремне укынып ятам.
«Дөнья куласа — әйләнә дә бер баса» — ди иде картыем (әбием).