news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлшат Имамиеваның «Таң атканда тәрәз ачтым» клибы

Вәис Бәйрәмов көе, Разил Вәлиев сүзләре.

news_top
Гөлшат Имамиеваның «Таң атканда тәрәз ачтым» клибы
Салават Камалетдинов

1. Таң атканда тәрәз ачтым

Көн яктысы керсен диеп,

Күңелемнең моңсу гөле

Таң шәфаген күрсен диеп. 

Кушымта:

  Таң атканда тәрәз ачтым,

  Җанга шатлык тулсын диеп,

  Сагыш сеңгән җырларыма 

  Кояш нуры кунсын диеп.

2. Таң атканда тәрәз ачтым,

Назлы җилләр кочсын диеп

Хыялларым, канатланып

Синең янга очсын диеп.

3. Таң атканда тәрәз ачтым,

Аны җилләр ябар инде,

Мин югалткан мәхәббәтне

Җырым эзләп табар инде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар