Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлшат Имамиева: Кунакханәдә номерыбызга караклар керергә маташты

Бервакыт Төркиягә Сабантуйда чыгыш ясарга баргач, демонстрацияләр вакытына эләктек, дип сөйләде җырчы.

news_top_970_100
Гөлшат Имамиева: Кунакханәдә  номерыбызга караклар керергә маташты

Татарстанның атказанган артисткасы, җырчы Гөлшат Имамиева гастрольләр вакытында үзе юлыккан күңелсез хәлләрне искә ала.  

Юлда йөрү сикәлтәсез булмый бит ул. Менә бүген дә иртән Башкортстан якларына таба киттек, юлда автобусыбыз ватылды. Эх, соңга калмаска иде дип борчылып, ике сәгать ярым икенче автобус килгәнне көттек. 

Бервакыт Төркиягә Сабантуйда чыгыш ясарга баргач, демонстрацияләр вакытына эләктек. Без булган Искешәһәрдә дә, Истанбулда да шундый хәтәр күренешләр иде. Кунакханәгә урнашып, йокларга яткач, номерыбызга караклар керергә маташты. Җырчыларның берсе Азалия Зиннәт йокыга китмәгән икән, шәүләләрне күреп: «Кем анда?» дип кычкырды. Кайбер әйберләрне урларга өлгергәннәр иде, әле ярый үзебезгә зыян салмадылар, Ходай саклады. Өркеп йөгереп чыкканда ул юньсезләрнең берсе ут кабыза торган төймәгә тиеп китте. Кисәк ут кабынуга уянып, демонстрантлар тәрәзәдән берәр шартлаткыч ыргытты ахры дип куркыштык. Һәммәбезгә юлларда исән-сау, хәвеф-хәтәрсез йөрергә насыйп булсын иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100