news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлнур Айзат шәп рецепт буенча балык белән бәрәңге пешерергә өйрәтә

Инстачылар телләрен йота язган.

news_top
Гөлнур Айзат шәп рецепт буенча балык белән бәрәңге пешерергә өйрәтә
https://www.instagram.com/gulnur_ayzat/

Шагыйрә Гөлнур Айзат үзе генә белә торган рецепт буенча балык белән бәрәңге пешергән. Инстачыларның авыз сулары килгән, комментарийларда шул хакта язганнар.

«Шаһзадә Балык галиҗәнабләрен хуш исле үләндә тәгәрәтеп, яшь бәрәңге кызлары кочагына салып, космонавтлар күлмәге кигездем дә, мичтә чыдамлык дәрәҗәсен тикшердем. Җәмәгать, 1 сәгать түзде Балык патша! Ә без, Касымич белән, биш минутта сындырдык Балык егетен. Бабай бәрәңге кызларын бик тәмләмәде, үз чамасын белә, ә миңа ник Бәрәңге короле үзе басып тормый — егам да салам, гайрәт җитә. Космонавтны чишендергәч, кем май сибеп ашар, кем болай гына, без лимон сыгып ашадык», — дип язган шагыйрә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар