Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлнур Айзат белән Хәния Фәрхинең уртак дусты, композитор Илдар Мәгъдәнов вафат

Илдар Мәгъдәнов инсульт кичергән булган, соңгы вакытта һәр көнне гомере өчен көрәшкән.

news_top_970_100
Гөлнур Айзат белән Хәния Фәрхинең уртак дусты, композитор Илдар Мәгъдәнов вафат
https://www.instagram.com/gulnur_ayzat/

Башкортстанда яшәп иҗат итүче популяр композитор Илдар Мәгъдәнов 61 яшендә вафат булган. Бу турыда инстаграмда аның якын дусты, шагыйрә Гөлнур Айзат хәбәр итә.

«Бүген бик күп шигырьләремә көйләр иҗат иткән дустым, актёр, композитор, гаҗәеп шәхес Илдар Мәгъдәнов мәңгегә күзләрен йомды. Язып та күрсәтә иде инде моңлы җырларны! «Кайбер шигырьләреңне социаль челтәрләрдә күреп алуга, синтезатор үзе эшкә тотына», — дия иде дускаем. Илдар белән бар нәрсә хакында сәгатьләр буе сөйләшеп тә, язышып та була иде.

Без өч дус — Хәния Фәрхи, Илдар, мин кайчак өчәүләшеп тә языша идек. Илдар Хәния белән бергә укыган. Хәния үлгәч тә, нишләргә белми, бик озак аптырап йөрде. Без ирем белән Казанда 7 нче хастаханәдә ятканда, Илдар да ятты. Аңа да инсульт булган иде. Безнең шикелле ул да һәр көнне гомере өчен көрәште, бәгырькәем, әмма… Бүген таңда моңлы дустымнын йөрәге тибүдән туктады.

Уртак җырларыбыз кергән китабымны аңа салгач та, бик сөенгән иде. «Гөлнур, тәнем, җаным өши, берәр шундый текст сал әле», — дигәч, мин ана «Авыл миче» дигән шигырьне салдым. «Мин тереләм әле, бу минем җыр булырга тиеш!» — дип өметләнде.

Илдар дустым, җырларың исемеңне оныттырмас! Тыныч йокла! Урының оҗмахта булсын, туган», — дигән шагыйрә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100