Гөлназ Закирова икенче тапкыр әни булды
Гөлназ тормыш иптәше белән Илдар исемле малай үстерә.
Җырчы, композитор Гөлназ Закирова инстаграмда сөенече белән уртаклашты. Гөлназ икенче тапкыр әни булган.
«Төкле аягың белән, кызым. Гаиләбезгә рәхим ит. Мин бик бәхетле», — дип яза һәм бәби тапканда ярдәм иткән табибларга рәхмәт әйтә ул.
Инстадуслары сабыйның сау-сәламәт булып, әти-әнисен куандырып үсүен теләгән.
Гөлназ тормыш иптәше белән Илдар исемле малай үстерә. Хәзер гаилә тагын да түгәрәкләнде.