Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ-Вәли: «Мәхәббәт булганда бернинди кимчелекләр дә күренми»

«Никах көне, никах көне безнең» дип елмаешып җырлаган бәхетле пар кая югалып торган? «Казан егетләре» төркеме яңадан кушылачакмы? Вәли Гөлназга ничек гашыйк булган? «Татар-информ» хәбәрчесе бу хакта алар белән ачыктан-ачык сөйләште.

news_top_970_100
Гөлназ-Вәли: «Мәхәббәт булганда бернинди кимчелекләр дә күренми»
Рамил Гали

«Мин — иремнең яраткан хатын-кызы»

Гөлназ-Вәли, без сезне югалттык. Кайларда булдыгыз, ниләр эшләдегез?

Гөлназ Гафурова: «Без югалмадык, сез безне югалткансыздыр. Интернет заманасында яшибез бит, ә элек ул юк иде. Берәр кеше турында кызыксынсаң, инстаграмда, фейсбукта — бөтен җирдә дә аны табып һәм нәрсә белән шөгыльләнгәнен, ни эшләгәнен күреп була. Элек газета-журнал, телевизордан карыйлар иде. Хәзер интернетта булмасаң, сине кеше югалта.

Ә без рәхәтләнеп балалар үстердек… Халык арасына чыкмыйча тордык. «Әнием, әйдә мин сине инстаграмга чыгарам», — ди бер көнне улым. Нәрсә икәнлеген дә белмәдем. «Бернәрсә дә кирәк түгел, улым», — дидем. Шулай да, ул минем битне ачты, күп тә узмады, блогер булып киттем! Халык та сагынган, аралаша башладык. Миңа ошый. Җанга май булып ята».

Гөлназ, Сез иҗат юлыгызны эстрадада башладыгыз. Ә бер әңгәмәгездә опера театрында эшләргә хыяллануыгыз турында әйткән булгансыз. Эстрада тарттымы яисә опера сәнгате Сезне кабул итмәдеме?

Гөлназ:

«Язмыштан узмыш юк, диләр. Хыялыма ирешү өчен барлык адымнарны үтәргә тырыштым: музыка училищесын да, консерваторияне дә тәмамладым, конкурсларда катнаштым. Әмма минем өчен гаилә беренче урында булды. Опера җырчысы булу өчен ерак гастрольләргә чыгып китәргә, чит илләрдә мастер-класслар алырга кирәк шул.

Гомумән, эстрада белән академия вокалы янәшә барды. Эстрада — яшь вакыттагы кызыксыну гына, ул халык җырлары һәм арияләр белән бергә үрелде. Мине югалтсагыз да, параллель рәвештә филармониядә эшләдем: баштан Татар дәүләт филармониясендә булсам, хәзер Казан шәһәре филармониясендә төпләндем. Чулпан Закирова җитәкчелегендәге «Казан» бию ансамбле белән «Зәңгәр шәл» мюзиклын 15 елга якын куябыз.

Укытып та йөрим. Әйтәм бит, гаилә тормышы үзенекен итте: иремнән һәм балаларымнан башка яши алмыйм. Берәр җиргә барсам да, без гел бергә. Мин — иремнең яраткан хатын-кызы».

Консерваториядә профессор Зилә Сөнгатуллина классында укыгансыз. Шәп укытучымы ул?

Гөлназ:

«Ул тавыш ягыннан гына түгел, тормышта ничек итеп җырчы булырга, хатын-кыз үзен ничек тотарга, сөйләшергә тиешлеген дә аңлатты. Аңа карап торсаң гына да, күпме үрнәк алып булганын чамалыйсыздыр. Губка кебек сеңдерәсең. Укучыларына илһам бирә ул. Беркайчан да тавыш күтәрмәс, орышмас иде. Шундый түземлек белән ничек итеп укытып була соң? Гаҗәпләнәм аңа. Музыка училищесында да Ания апа Туишевада укыдым. Тормыш юлымда зур шәхесләр очрап торганга үземне бәхетле дип саныйм».

«Бер-беребездән башка яши алмыйбыз»

Гаилә корганда бик яшь булгансыз. Хәзерге күзлектән чыгып караганда, гаилә корыр өчен үзегезне артык яшь булганбыз, дип шелтәләмисезме?

Гөлназ:

«Миңа 19 яшь тулды да, без өйләнештек! Вәли дә, мин дә бер-беребездән башка яши алмыйбыз. Уйлап-уйлап карыйм, әгәр миңа 30 яшь булганда өйләнешсәк? Миңа авыр булыр иде».

Вәли Фазлыйәхмәтов:

«Һәр эшнең үз вакыты бар. Өйләнешүне дә озакка сузмаска кирәк, чөнки кеше олыгая бара, тормышка карата фикерләре үзгәрә һәм кавышу икенче планга калырга мөмкин».

Гөлназ:

«Башка кеше туры килсә, тормышымда максатым икенче төрле булыр, карьера һәм җыр-сәнгать күбрәк урын алыр иде. Гаиләле булмас идем, бәлки. Үзем генә, рәхәттә яшәр идем, чөнки үзең генә яшәргә күнегәсең.

Икетуган энеләрем, сеңелләрем бар. «Ник өйләнмисез?» — дип сорыйм. «Ә нәрсәгә? Болай да барысы да бар, әйбәт, рәхәт», — диләр. Ислам динендә иртәрәк өйләнешергә кушылган, чөнки табигать таләп итә. Рухи яктан да, физик яктан да бозылу ихтималы бар».

Вәли:

«Кеше тормышта берүзе калса, үзгәрергә мөмкин. Без балалар табарга, аларны үстерергә тиеш».

Гөлназ:

«Вәли, беләсеңме, ул балачактан ук киләдер. Әни белән әти миңа гел: «Кызым, мәхәббәт белән өйләнешегез. Акчага, малга карама, яратышып чыгыгыз. Бер-берегезне бергә үстерегез», — дип әйтәләр иде. Мәхәббәт булса, бернинди кимчелекләр дә күренми. Авырлыклар да авыр булып сизелмәячәк.

Чит илдә шундый мода: иң элек аякка басалар, фатир алалар, укыйлар, эшкә урнашалар, аннары гына өйләнешү ягын карыйлар. Ә минем гаиләдә ир-ат та, хатын-кыз да «бергә үсәргә тиеш» дигән кагыйдә булды. Тормыш ак һәм карадан тора бит. Бергә булганда исә, син пыяла кебек уалмыйсың, нык торасың».

Әти-әниләрегез өйләнешүегезгә каршы килмәдеме?

Гөлназ: «Без танышканда миңа нибары 16 яшь иде. Чыннан да, бала булганым. Музыка училищесында мин бердә, ә Вәли икенче курста иде. Нинди мәхәббәт анда? Беренче чиратта, уку турында гына уйладым. Дуслар булып йөрдек. Бервакыт бер дә кисәтмичә Вәли минем янга Түбән Камага кунакка кайтты.

Табын кордык, кунак иттек. Вәли сүзен башламакчы булды, тик әйтеп өлгерә алмыйча калды. Әти сизенде булса кирәк: «Тукта, мондый эшләр кич кырын эшләнми, иртән торгач әйтерсең», — диде. Аралашып кына утырдык. Әни әтине төне буе майлаган, җайлагандыр инде… Әни белән әти нәрсә сөйләшкәннәрдер — анысы караңгы. Икенче көнне Вәли кулымны сорагач, риза булдылар.

«Син бит әле бала. Тормышыңда минем кебек терәк-таянычың булса, Вәлигә тапшыра алам», — диде әти. Вәлине алар яратты».

«Вәли - беренче һәм соңгы мәхәббәтем»

Бер күрүдә гашыйк булдым, диләр. Сезнең мәхәббәт ничек кабынып китте?

Вәли: «Укытучыбыз Ания Туишева яңа укучылары белән таныштырды. Чәчләре озын, кызыл иннек сөрткән, кып-кызыл күлмәктән матур кыз килеп керде».

Гөлназ: «Күрәсең, сине кызыл төс җәлеп иткәндер. Матур кызларны күп күргәнсеңдер, әтисе?»

Вәли: «Әмма матурракларын күрмәгәнмен шул. Хәзер дә күргән булмады. Йөрәгемдә, тәнемдә һәм җанымдагы күзәнәкләр гашыйк Мәҗнүнгә әйләндерде. Гөлназга тиз арада гашыйк булдым».

Гөлназ: «3-4 ел сиздермичә йөрдең бит!»

Вәли: «Син анда бик яшь идең. Чыннан да, бала идең. Мәхәббәтемне күрсәтсәм, йә кабул итмәс идең, йә куркып китәр идең. Без пар булып йөрмәдек. Дуслар булдык».

Гөлназ: «Әти дә, әни дә: „Кияүгә чыксаң, гомерлеккә булсын“, — дип өйрәтте. Вәли — беренче һәм соңгы мәхәббәтем. Киләчәктә дә бергә булырга насыйп булсын, иншәаллаһ».

Шулай да, гаиләдә кем баш, кем муен?

Вәли: «Без ниндидер кысаларга кермибез»

Гөлназ: «Төрлечә була инде. Бер сүзгә килә алмасак, вакыт узу белән барыбер уртак тел табабыз. Төрле сүздә дә булабыз, ул вакытта үзеңчә майлап җибәрәсең. Вәли дә үзен яхшы яктан күрсәтә, мин ризалашам. Менә шулай гомер итәбез».

Сез үзегезне идеаль гаилә дип әйтер идегезме?

Гөлназ: «Әйе, без идеаль дип кистереп әйтә алмыйм. Максатыбыз — идеаль гаилә булу. Кайчак балалар үзара уенчык бүлешә алмый. «Балалар, сез әти-әниегезнең тавыш куптарганын күргәнегез бармы?» — дим. Юк, диләр.

Ачуланышсак, авызыбызны ябабыз да сөйләшмибез. Мин бик тиз кабынып китәм һәм тиз сүнәм. Ә Вәлинең начар гадәте бар: ул озак кына балык кебек дәшмичә йөрергә мөмкин. Шул күңелләрне сызлата, башка әллә нинди уйлар килә.

Озак вакыт үпкәләп йөрергә риза түгелмен. «Вәли, мин дә бит кемнеңдер баласы», — дип әйтеп куям. Үзебез дә балаларны карап кына үстерәбез, чит кешедән рәнҗеттермибез. Нарасыеңа тавыш күтәреп әйтү — үзе бер яра».

«Казан егетләре»ннән киткәндә ызгыш-талаш ясамадык»

Вәли, Сезне тамашачы «Казан егетләре» төркеменең чибәр егете, матур тавышлы солисты буларак истә калдырды. Коллективка килеп эләгү ансат булдымы?

Вәли: «2000 елда җырлар яздыру максатыннан «Казан егетләре”нең студиясенә килдем. Бер солист кирәклеген әйттеләр. Күп кенә көйләр авторы, җырчы Илназар киткән булган. Син безгә ошадың, без сине алыр идек, дип мөрәҗәгать иттеләр. Дуслашып киттек. Озак уйлап тормыйча, дүртенче солист булып урнаштым.

Әйбәт эшләдек, яшәдек. Хәзер дә яхшы мөнәсәбәтләрдә. Элемтәдә, аралашып торабыз. Маратны, Артурны, Азатны хөрмәт итәм».

Гөлназ: «Юлыңда нинди кеше очрамасын, аның белән аралашканнан соң, үзеңә ниндидер нәтиҗә ясыйсың, үсәсең».

Вәли: «Сер түгел, без Азат белән Ислам динен күбрәк өйрәндек, намазлар укый башладык. Тугыз ел эшләгәннән соң, «Раян» төркеме буларак аерылып чыктык. Теге яки бу чарада эшләү хәләл яисә хәрәм микән, дигән сораулар туа башлады.

Банкетта халык аракы эчеп утыра. Шуңа өстәп, син җырлап җибәрәсең. Аракы эчүченең кәефен күтәрер өчен тырышасың булып чыга. Ул бәйрәм болай да хәрәм булганлыктан, анда чыгыш ясау дөрес түгел. Әлеге мәсьәләдә аңлашылмаучанлыклар туды. Эшкә бармасаң, акчасыз каласың. Чыннан да, авыр вакытлар булды. Акча да кирәк, калдырып та булмый».

Гөлназ: «Казан егетләре»нең продюсеры Рафаэль Мәҗитовның да: «Киләчәктә «Казан бабайлары» буласызмыни?» — дип эче поша иде. «Мин сезне акрын гына яшьләр белән алмаштырачакмын», — дип әйтеп барды ул. Алар моңа әзер булды, бу — ачыш түгел».

Вәли: «Төркемнән киткәндә ызгыш-талаш ясамадык. Тыныч кына: «Ярый егетләр, без таралышабыз, сез бу юлны сайлагансыз икән, димәк, шулай булып калсын», — дидек.

Шөкер, Аллаһы Тәгалә безгә икенче юл ачты. «Раян» төркемен оештырып, дини җырлар башкардык. Дөресен әйтим, ул вакытта моңа сорау юк иде. Аллага шөкер, күпләп хәләл никахлар уздыра башладылар, ул модага килде. Шуннан чакырулар да ешайды. Рамазан аена багышлап, концертлар да оештырдылар. Акрын гына эшләп киттек».

Гөлназ: «Җырлау — төп һөнәребез түгел, күңел халәтебез. Башка һөнәрләр гел юлдаш булды».

«Бәлки, „Казан егетләре“ төркеменең юбилеенда кушылырбыз»

Кайбер тамашачылар: «Сезне сагынабыз, кире оешасыгыз килмиме?» — дип тә сорап яза. Яңадан шул составта чыгыш ясарга теләмисезме?

Вәли: «Безнең андый уйлар бар иде. «Казан егетләре”ннән Марат та, Артур да китте. Шаярып сөйләшүләр булды. Әгәр шундый тәкъдим килсә, рәхәтләнеп Артур һәм Марат белән эшләргә әзер. Киләчәктә, бәлки, «Казан егетләре» төркеменең юбилеенда кушылырбыз.

Рус эстрадасында ретро-концертлар оештыру модага керде. Бер тапкыр чыгыш ясар өчен иске төркемнәр җыелалар. Ретро-концертларны уздыру кирәк дип саныйм. Анда онытыла торган халык җырлары яңгырый. Яшьләр күбрәк заманча җырлар тыңлый. Искеләрен дә ишетсеннәр иде».

Гөлназ: «Бервакыт өйдә халык җырларын көйләп йөргәндә улым: „Әнием, зинһар туктат инде! Доңгыр-доңгыр җырларны тыңлыйк!“ — ди. Мин шаккаттым, кабул итә алмадым. Халык җырларын акрын-акрын булса да, тыңлатырга кирәк. Улым музыка мәктәбенә йөри, классик җырлар тыңлаталар икән. „Әнием, нәрсәгә кирәк соң бу?“ — дип хафалана. Яхшы музыканы начарыннан аера белү өчен, дип җавап бирәм».

Тамашачы сезне «Раян» төркеме солисты буларак та истә калдырды. Әмма ул да таркалды. Икенче солист хакында сөйләсәгез иде.

Гөлназ: «Аның белән мондый хәлләрнең булуын ишеткәч, шок хәлендә калдык. Аларның гаиләсен яхшы яктан гына белә идек. Артур белән Марат өчен дә гаҗәп булды ул. Нәрсә килеп чыкканын аңламадык. Якыннан ук гаиләләр белән аралашмасак та, гел элемтәдә тордык. Аның гаиләсе турында фәкать яхшы фикерләр генә әйтә алам».

Вәли: «Монда серләр күп. Үзебез дә белеп бетермибез. Күрәчәк… Буласы булган».

Дини җырлар башкару — динне танытуның бер ысулымы?

Гөлназ: «Аллага шөкер» дип җырлыйбыз икән, ул көнкүрештә татар халкында болай да кулланыла бит. Ул кечкенәдән сеңгән. Рус һәм инглиз җырларын карасак, анда әллә нәрсәләр җырлыйлар. «Әйдә минем белән, уникенче каттан сикерик», — дип начарлыкка өнди торган җырлар бихисап. Татар эстрадасында андый күренеш юк, әмма бераз гына булгалый».

Вәли: «Мөнәҗәтләрне дә дини җырларга кертер идем. Татарлар электән үк мөнәҗәт башкарган. Анда гаилә традицияләре актуаль. Чит илдә алар үзгә. Репертуарыбызда дини җырлар бар. Әгәр җырда дин кануннарына карата каршылык юк икән, әлбәттә, рәхәтләнеп җырларга була. Кешене җәрәхәтли торган сүзләр булса, ул җыр бөтенләй булмасын иде».

Сорамыйча кала алмыйм: «Лаеклы хит» хит-парадында соңгы көнгә кадәр беренче урында тордыгыз. Әмма кинәт икенче урынга төшкәнсез булып чыкты. Ни өчен беренче урынга чыккан Айсылу Габдинова югары күтәрелеп китте?

Гөлназ: «Хәзер бу турыда сөйләшеп утыру бик үк матур булмас инде. Айсылу Габдинованы нык хөрмәт итәбез, артист буларак та, тавышы ягыннан да талантлы хатын-кыз. Нәрсә килеп чыкканын үзебез дә аңламыйча калдык».

Вәли: «Монда без дә гаепле түгел, Айсылуның да гаебе юктыр. Техник яктан тоткарлык килеп чыккандыр. Мондый хәлләрнең булуы күңелгә ятышлы түгел».

Гөлназ: «Без бу сынау аша үтәргә тиеш булганбыздыр. Айсылу да беренче урынга бик лаеклы җырчы».

«Балаларның буш вакыты булырга тиеш түгел»

Гөлназ апа, Сезнең инстаграмга бер керсәм, чыгып китә алмыйм. Анда бакчачы өчен төпле киңәшләр дә, мастер-класслар да, чыгышлардан өзекләр дә куела. Әле укытырга да өлгерәсез. Тырыш хуҗабикә ничек итеп бар нәрсәгә дә өлгерә?

Гөлназ: «Ә Сез ничек өлгерәсез? Бер көнне бер шәһәрдә, икенче көнне башка шәһәрдә, ә бүген бездән интервью аласыз. Сөбханалла! Үзем дә шаккатам. Кайвакыт планлаштырып куйган әйбер килеп чыкмый. Ул сезнең өчен шаккатыргычтыр. Ә безнең өчен Сезнең эшегез шаккатыргыч».

Балаларыгыз белән дә уйнарга өлгерәсез! Ә бит хәзер аларга телефон гына кирәк…

Гөлназ: «Минем заманда телефон, гомумән, юк иде. Вәли шалтырата икән, ул телефон чирәмдә, батареясы ике көн элек сүнеп, аунап ята торган була иде».

Вәли: «Гөлназга шалтыратам дисәң, болай гына эләгеп булмады. Эшеннән шалтыратсалар да, миңа шалтыраттылар».

Гөлназ: «Телефон бар, ул тормышыбызга кергән, аннан берничек тә качып булмый. Балаларны кирәкле мәгълүматны кирәк булмаганыннан аерырга өйрәтергә кирәк. Бу тормышка да кагыла».

Вәли: «Хәзер һәр балада смартфон бар, чөнки онлайн дәресләр активлашты».

Гөлназ: «Туган көнгә джойстик уенын алмакчылар иде. Ярый алмадык. Күрсәтмәдек тә. Бер уйнап карасак, чума иде. Ә болай ул аның нәрсә икәнлеген дә белми. Шуның өчен ата-ана баласының юлын дөрес юнәлешкә борырга тиеш».

Хәзер ата-аналар балаларын тууга ук төрле түгәрәкләргә яздырып куя. Сезнекеләр дә шулаймы?

Гөлназ: «Мин Түбән Кама шәһәренең 2нче гимназиясендә укыдым. Биюе дә, рәсеме дә, музыка мәктәбе дә шунда иде. Алар бүгенге көндә дә тормышымда булыша. Без дә балаларны төрле өлкәләрдә үстерергә тырышабыз, ләкин үзләренең теләкләре белән генә. Хоккей, гимнастика, йөзү, рәсем ясауга йөриләр».

Вәли: «Мин дә шул! Хоккейга йөрдем, музыкаль мәктәптә укыдым, каратэ, бассейн… Бу түгәрәкләрнең кешегә файда биргәнлеген аңладым».

Гөлназ: «Шуннан чыгып, бала үскәндә үзенә нәрсә кирәклеген аңлый. Балаларның буш вакыты булырга тиеш түгел. Әти-әнигә, бакчада булышырга, кунакта туганнар белән аралашырга, гомумән, күңел өчен генә буш вакыт булырга тиеш».

Инстаграмнан сезне дини гаилә дип күзәтеп барам. Дингә ничек килдегез?

Гөлназ: «Тамчыдан күл җыела, диләр. Иң рәхәт чаклар авылда булгандыр. Зур әнием йоклар алдыннан һәр төн саен безгә догалар өйрәтә иде. Күбрәк дога сөйләсәгез, конфет бирәм, дип уен белән җәлеп итте. „Өйрәнегез, ятлагыз!“ — дип боеру булмады. Кайчак, намаз укыганда без дә аңа карап баса идек. Аннан соң, туганнар, коллектив, дуслар һәм мохитнең йогынтысы сиңа көч бирә, үзенекен эшли».

Вәли: «Һәр кеше диннән нәрсәдер ала. Ашар алдыннан „Бисмилләһ“ дип әйтәләр, Рамазан аенда берничә көн булса да, ураза тоталар. Һәр кеше азмы-күпме дингә кергән дип саныйм. Татар халкында Ислам дине һәм гореф-гадәтләр элек-электән үк бергә килгән. Аннан соң, нишләп әле миңа намаз укымаска, дип уйлый башлыйлар. Акрынлап догалар өйрәнәләр. Авыр түгел бит».

Гөлназ: «Кеше олыгайган саен уйлана. Ә дингә кечкенә адымнар балачактан ук башлана. Без балаларны дингә көчләп кертмибез. Ипләп, җайлап кына, мәҗбүриләмичә әйтәбез. Алар да бит безгә карап үсә».

Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә соң?

Гөлназ: «Ике дөнья бәхетенә ирешү. Аллаһы Тәгалә авырайтмагыз, дигән».

Вәли: «Бу тормыштан Аллаһ ризалыгын алу. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрендә барысын да өйрәтеп, күрсәтеп калдырган. Хәтта күршеләр белән дә нинди мөнәсәбәтләр булырга тиешлеге хакында әйтелгән. Әгәр кеше боларның барысын да үтәп барса, Аллаһы Тәгалә аннан канәгать була. Ул кешенең җаны тыныч булыр, Алла боерса».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100