Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Солтанованы "аягың ямьсез" дип тәнкыйтьләгәннәр

Гөлназ Солтанованы "аягың ямьсез" дип тәнкыйтьләгәннәр

news_top_970_100
Гөлназ Солтанованы "аягың ямьсез" дип тәнкыйтьләгәннәр
Җырчы Гөлназ Солтанованы күптән түгел инстаграмда тәнкыйтьләделәр.

Бер концертта ул кыска күлмәк киеп чыккан. Ассиметрияле күлмәген охшатмаганнар булса кирәк, инстадашлар "соңгы арада киемгә карата зәвыгың бетте", "күлмәгеңне кара халык кибетеннән алдың әллә, бик арзанлы булып тора", "озын күлмәк кисәң, килешер иде, аякларың матур түгел" дип язганнар.

Кичә Гөлназ бу тәнкыйтькә җавап посты язды.

"Миңа карата күп негатив беренче мәртәбә булды. Күпләр миңа озын күлмәктән җырларга куштылар, аякларың ямьсез, күлмәгеңне теләсә каян алгансың, диделәр. Бәлки, сез хаклыдыр, бу иң яхшы кием түгелдер, аякларым да идеаль түгелдер, аларны яшерергә кирәктер. Мин үземдә һәрвакыт күп кимчелекләр күрдем, аягым, буем турында комплексларым бар иде. Әмма үземне ничек бар, шулай кабул итә торган чор җитте. Хәзер тормышымда яңа этап башлана, ул гади генә түгел, миңа үз өстемдә эшләргә туры килә. Шуңа мин сезнең тәнкыйтьне кабул итәм", - дип язган Гөлназ Солтанова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100