news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сираеваның "Хисләрем - сынау" җыры

Гөлназ Сираева "Хисләрем - сынау" җырына клибын тәкъдим итте.

news_top
Гөлназ Сираеваның "Хисләрем - сынау" җыры

Хисләрем - сынау

Ильмира Нагимова көе, Гөлназ Сираева, А. Вәлиуллина шигыре.

Очраттым сине якты язларда,
Төрдең син мине сөю назларга,
Ярсу хисләрем ничек аңлатыйм?
Йөрәк сагышын ничек таратыйм?

Кушымта:

Син - сулар һавам, син - минем язмыш,
Иң татлы бәхет, иң ачы сагыш.
Җәй уртасында суккандай кырау,
Бу хисләр минем - иң авыр сынау.

Син янда чакта тыным кысыла,
Янда булмасаң, сиңа очынам.
Акылым дәшә, булды, тукта, ди.
Ә җаным исә синсез торалмый.

Кушымта.

Үзем дә беләм алай ярамый,
Йөрәгем гуя синсез яналмый.
Башымны салам сиңа киләм дә,
Синсез дә кыен, синең белән дә.

Кушымта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар