Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сираеваның хәле авырайган: «16 март минем өчен булмас дип уйлый башлаган идем»

Җырчы авырып киткән.

news_top_970_100
Гөлназ Сираеваның хәле авырайган: «16 март минем өчен булмас дип уйлый башлаган идем»
«Татар-информ» архивы

Җырчы Гөлназ Сираева авырып киткән. Ул «16 март минем өчен булмас инде дип уйлый башлаган идем» дигән сторис куйган.

Ул иртән тренировкада булган. Шул вакытта ук тренеры «тонусың юк» дип әйткән. Җырчы исә үзенең иртән уянып бетмәвенә сылтаган.

Җырчы спорт залдан соң автор-башкаручы Гүзәлия белән очрашкан. Алар күңелләре булганчы аралашкан, җырчы үзен яхшы хис иткән. Аннары ул командасы белән шалтыратышып сөйләшкән.

Соңыннан эфирга чыккан, шул вакытта хәле начарлана башлаган — башы әйләнгән, хәле киткән, күңеле болганган. Бу халәт иртәнге сәгать бишкә кадәр дәвам иткән.

Җырчының виртуаль дуслары нык борчылган. Гөлназ аларга игътибарлары өчен рәхмәт белдерә һәм хәле турында соңрак сөйләргә вәгъдә итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100