Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сираевага баерга кем ярдәм иткән?

Җырчының матди хәлен яхшыртуга хейтерлар өлеш кертә.

news_top_970_100
Гөлназ Сираевага баерга кем ярдәм иткән?
https://www.instagram.com/gelnaz_siraeva/

Гөлназ Сираева баерга кемнәр ярдәм итүен сөйләде. Җырчының тормышында хейтерлар бик зур роль уйный икән.

«Күпчелек инстачылар, постлардагы 90 процент файдалы мәгълүматтан, калган 10 процент тискәресен күрә. Психология кануннары буенча, кеше начар әйбергә игътибарын юнәлтеп, үзенең энергиясеннән колак кага.

Тискәре комментарийлар белән сез үзегезнең кәефегезне һәм якыннарыгызның тормышын бозасыз. Ә ул комментарийлардан блогердан кала беркемгә дә файда юк. Чөнки алар безнең статистиканы арттыра, ә ул — өстәмә керем алу чыганагы булып тора. Шулай итеп, сез безгә баерга ярдәм итәсез», — дигән Гөлназ Сираева.

Озак та үтми Гөлназга «акчалар» ява башлаган. «Сине акыл өйрәтү туйдырмадымы әле?», «Син ник гел русча сөйлисең», «Татарларны болай да кысалар. Өстәвенә син дә үз телеңне онытып, русча сөйлисең», — дип яза инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100