news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сираева картая башлавын аңлаган

Җырчы әйләнә-тирәсендәге матурлыкны күрә башлавы турында әйтә. 

news_top
Гөлназ Сираева картая башлавын аңлаган
Александр Эшкинин

Гөлназ Сираева туган ягының матурлыгын күрә һәм аңа соклана башлаган. Җырчы бу турыда инстаграм сәхифәсендә язган. «Бу картлык микән? Әллә инде карантин чикләүләре тәэсиреме?» — дип сорый ул инстачылардан. 

«Карантин зур роль уйнады. Элек игътибар итмәгән бик күп әйберләрне күрергә, бәяләргә өйрәндек. Соклана һәм ярата башладык»;

«Матурлыкны күрә белергә күңел күзе кирәк»;

«Нинди картлык? Яшь зирәклеге бу. Кеше өлкәнәйгән саен дөньяның матурлыгын күбрәк күрә башлый»;

«Сезгә картаерга иртә әле! Сәламәт булыгыз!» — дип язганнар җырчының виртуаль дуслары бу пост астына. 

«Сез — юк кына нәрсәләрдә гүзәллек күрә белүче, һәр туган көнгә куанып яшәүче ханым. Кешенең эчке дөньясыннан, сездәге кебек, һәрвакыт нур һәм игелек бөркелеп торырга тиеш. Бөтен чир — эчкә җыелган ачу-үпкәләр һәм нәфрәттән барлыкка килә», — дип мактаган Гөлназны бер инстачы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар