Гөлназ Сираева: «Авыл — минем өчен һәрвакыт акча таләп итә торган җир»
Гөлназ Сираева инстаграм сәхифәсендә авыл турында пост урнаштырган. Авылның, үз очрагында, балаларны җәй буена ташлап китеп, бәрәңгесен, бот-бот итен, сөтен тутырып китә торган урын булмавы турында язган ул.
«Авыл ашата. Кемне ничек инде. Бер танышым яза: «Инстаграмнан карап торышка, син, авылга кайтып, әзер помидор-кыярларны ашап, мунчалар кереп, машинаңны тәм-томнар белән тутырып китәсең шикелле», - ди.
Чыннан да, читтән карап торганда шулай кебектер. Ләкин чын дөресе бераз башкачарак.
Хәзер әти яши торган өй, ул әни үлгәннән соң монда күчкәндә, ясалып бетмәгән өй иде. Газы-суы кермәгән, өйнең бер ягы түбә астына гына җыелган, идән-түшәме юк. Теплица, мунча турында әйтеп торасы да юк инде. Эшлисе эшнең очы-кырые күренми иде.
Әкрен-әкрен генә ясалып бара кебек инде барысы да. Шөкер, газы-суы кергән, идән-түшәмнәр ясалган, мунча салынган, хәтта теплица да бар.
Минем әтинең инде 14 ел пенсионер булуын исәпкә алып, чамалагыз инде, пенсия акчасына бу әйберләрне эшләп буламы? Авыл — ул минем өчен һәрвакыт акча таләп итә торган җир. Үткән ел койма алмаштырдык, быел тәрәзәләрне яңартырга иде.
Кайберәүләр уйлаганча, авыл — балаларны җәй буена ташлап китеп, бәрәңгесен, бот-бот итен, сөтен тутырып китә торган урын түгел минем очракта. Сүз уңаеннан, бәрәңге, кишер, суганын, барысын кибеттән сатып алам мин.
Ни өчен язам мин боларны? Бер дә зарланыр өчен түгел! Әти өчен бу эшләрне эшли алу — минем өчен зур бәхет. Моны минем бурычым дип саныйм һәм бу йортта берәр файдалы эш эшләсәм, алыштыргысыз канәгатьләнү хисе кичерәм.
Минем моннан алып киткән әйберләр — 5 кг помидор, 10 кг алма. Санап карагыз инде үзегез, Казаннан авылга кайтып килергә ике меңлек бензин яна. Чаллыда яшәгәндә, көнаралаш яшелчәләргә су сибәргә кайта идем, аннары алтын бәясенә төшә бу кыяр-помидор дип көлә идем. Казаннан алай еш кайтып булмый. Нәрсә үсә — шул үсә инде. Ташкабаклар әнә, әллә чыкмаган, әллә чүп басып киткән.
Авылга озаграк кайтмый торсам, җаным кыйнала, үз-үземне ашый башлыйм. Әти исән чакта, һичшиксез, шулай кайтып йөриячәкмен, ләкин «авыл ашатканга» күрә түгел. Мал тотмыйбыз, хәзер инде дүрт-биш ел бәрәңге дә утыртмыйбыз», — дип язган җырчы.
Инстадуслары, Гөлназ Сираева кебек үк, туган нигезләренә җан тартканга, күңелләре тынычлык эзләгәнгә кайтулары турында комментарийлар калдырганнар, үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклашканнар.
«Нәкъ синең кебек, Гөлназ апа, әби исән булганга, аны сагынып кайтабыз»;
«Гөлназ, җаныкаем, аны авылга чапкан кеше генә белә. Мал-туар булмаса да, ул помидор-кыяры, бәрәңгесе дә, бер әйбер дә үзе үсми. Үстермәгән кеше белми шул аны, тутырып киткәндә генә рәхәт кебек, күз карасыдай кадерләп үстергәч кенә беләсең. Һаман шул әтинең күңеле булсын, үзен ялгыз тоймасын дип чабабыз. Синең кебек. Ә син Казан хәтле Казаннан чабасың, молодец»;
«Гөлназ, әтиегезне ташламагыз. Әле бөтенләй буш йортка кайту түгел. Менә мин буш йортка кайтып йөрим. Анда киткән акчага сатып алсаң да булыр иде дә, мин шатлана- шатлана утыртам. Сөенә-сөенә уңышын җыю бик рәхәт бит туган йортта», — дип язган алар.