Гөлназ Шәйхи якын дусты Хәния Фәрхи белән 2002 елда төшкән фотосын күрсәтте
Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи татар эстрадасы Примадоннасы Хәния Фәрхи белән төшкән фотосын урнаштырган һәм аның юклыгына һаман да ышана алмавы турында әйткән.
«Дустым Хәния белән 2002 елда бергә төшкән фото. Дустымның юклыгына күңел һаман ышанмый. Син һәрвакыт минем белән, Хәния», — дип язган Гөлназ Шәйхи.
«Хәниянең юклыгына кем ышансын инде», — дип язган бер дусты.