Гөлназ Шәрипҗанованың фатирына вак сары кырмыскалар ияләшкән
Гөлназның ире Илсур исә көлә, бөҗәкләргә «ашарга әзерли» икән.
Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова аш бүлмәсенә ияләшкән кырмыскалардан зарлана. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсенә язды.
«Минем фатирда хуҗа булып йөри. Вак сары кырмаскааааа, брррр. Түзәрлегем юк! Ике ел саен шулай чыгып алалар, астанмы, өстәнме, күршедәнме — кем белгән. Кухняны астын-өскә китердем, туалет-ваннаның слив тишекләренә хәтле суырттым, ывдруг маска-трубка киеп качып утыралардыр. Чынлап, алар бик акыллы кебек. «Машенька» сөрткән саен юлларын алмаштырып башка тишектән чыгалар да миннән көлеп утыралар кебек. Ике атнага бара бугай инде, #кырмаскавирус», — дип яза Гөлназ.
Аның ире — җырчы Илсур Шәрипҗанов көлә икән. «Илсур көлә, аларның да ашыйсы килә бит ди, шуңа аларга да әзерли», — ди Гөлназ. Ул бу пост янына Илсур пешергән ризыкны куйган. Анда ит һәм яшелчәләр күренә.
Инстачылар кырмыскалардан котылу юлларын язалар. Бу бөҗәкләрдән интегүчеләр шактый икән. Махсус акбур, бор кислотасы, йомырка белән төрле ысуллар тәкъдим итәләр. Ләкин бу бөҗәкләрне бетерү өчен йорттагы барлык фатирлардагы кешеләр берләшү генә ярдәм итәр дип фаразлыйлар.