news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗанованы дуслары гаепли: «Күз төбе зәңгәр, корсагы чыккан, кесәсе ертык»

Инстачылар җырчы Гөлназ Шәрипҗановадагы үзгәрешләрне барлаган.

news_top
Гөлназ Шәрипҗанованы дуслары гаепли: «Күз төбе зәңгәр, корсагы чыккан, кесәсе ертык»
Салават Камалетдинов

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова Инстаграм битендә тормыш иптәше Илсур белән төшкән фото урнаштырган. «Якынайтып карадыгызмы? Нәрсә таптыгыз?» — дип сораган җырчы.

Җырлы гаиләнең виртуаль дуслары тиз арада җавапларын яудыра башлаган.

Инстачыларның күбесе артистлардан өченче бәби алып кайту хәбәрен ишетергә өметләнгән.

«Бәби алып кайтасызмы әллә?»;

«Мин дә синдә үзгәрешне күргән идем, бәби алып кайтасызмы?»;

«Бала үз бәхете белән туа», — диешкәннәр алар.

«Ууууу монда, сезнең уң як күз төбегез зәңгәрләнеп тора, арт чыккан, корсак та әйбәт кенә. Илсурның күзе кысылып беткән, күлмәге кечкенә, култык астына кереп беткән»; «Илсурның кесәсе ертык»; «Гөлназның аяк бармаклары күренә»; «Илсурның чалбар кесәсе янында магнит калган», — дип язалар Шәрипҗановларның инстадуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар