Гөлназ Шәрипҗанованың чәченә ни булган? Йөкле җырчы ни өчен шиньон такканын әйтте
"Шундый гүзәл чорда чәчем үзен бигрәк холыксыз тота", - дип яза Гөлназ Шәрипҗанова.
Җырчы Гөлназ Шәрипҗанованың иң матур мәле - ул бәби көтә. Йөклелек кичергән хатын-кызлар белә инде: бу чорда организмда көтелмәгән үзгәрешләр булырга мөмкин. Гөлназның менә чәче холыксызланган.
"Шундый матур чорда гормональ үзгәрешләр фонында чәчләрем чын холыксызга әйләнде - үзем теләгәнчә яткырып та, бөдрәләтеп тә булмый. Мин фен, плойка, гафре кулланмаска булдым. Шуңа койрык-шиньон сатып алдым. Беләсезме, рәхәтләнәм! Минем чәч төсенә туры килә, тиз тарала. Бу сезгә миннән лайфхак булсын. Матур булыгыз!" - дип язган Гөлназ.
Ул шиньон кию тәртибен видеода күрсәткән: