Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗанованың бала тудыру маҗаралары

Гөлназ Шәрипҗанованың бала тудыру маҗаралары

news_top_970_100
Гөлназ Шәрипҗанованың бала тудыру маҗаралары
Шушы көннәрдә икенче мәртәбә әни булган җырчы Гөлназ Шәрипҗанова тулгак процессы һәм бала тудыру йортында күргәннәрен тәфсилләп инстаграмга язган.

"Яңа елның алтынчы тәүлеге җитте, бөтен күрсәткечләр буенча минем көн. Инде вакыт иде! Халык ысуллары ярдәм итмәде, көтәргә вакыт калмады, ардым! Акушеркама шалтыраттым. КГТга барып кайт, карасыннар, ди. 

Илсур бик җитез генә итеп мине озатып җибәрде.

"Срогың җиткән икән, кал монда", - диделәр бала тудыру йортында.

Әәәәй, юк, минем көтеп ятасым килми! Һәм бер әйбер ачыкланды: куыгымны тишеп суны агызсалар, тулгагым башланачак икән, анда инде бар да әзер ди. "Син ризамы?" - дип сорадылар. "Әйеее! Мин риза!" - дидем.

Мине бала тудыру залына алып менеп киттеләр. "Тулгак көткән идеңме? Мә сиңа!" - диделәр. 

Тулгак кичергән кеше буларак, бик авыртачагын белә идем, әмма, икенче яктан, тулгак уза бит ул... һәм икенчесе килә.

Малайлар аркага арка чыгалар икән, шуңа бөтен авырту билгә төшә. Әбием дә шулай дия иде. Кызлар башка җирне авырттыра. 

22.20дә финишка чыктым. Ничек үткәнен дә сизми калдым. 22.55 сәгатьтә корсагыма батырымны куйдылар. Мин 3600-3800 булыр дип көткән идем. 4020 түгел бит инде! Ертылмадым, текмәделәр. Минем акушеркам Филина Наталья Александровна алтын. Ә ул мине мактады. Сүзне тыңладың, диде. Ике баламны да ул таптырды", - дип тасвирлаган процессны Гөлназ.

Шәрипҗановлар улларына Минтимер дип исем куштылар. Сәламәт, озын гомерле бала булсын!





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100