Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗанованың авылда үзизоляциядә яшәве йөзенә чыккан

Җырчы ике айга якын авылда яшәгәннән соң, фотосын куйган.

news_top_970_100
Гөлназ Шәрипҗанованың авылда үзизоляциядә яшәве йөзенә чыккан
Рамил Гали

Гөлназ белән Илсур Шәрипҗановлар гаиләсе 26 марттан алып 17 майга кадәр авылда яшәгән.

Гөлназ яңа фото янына: «Өйгә кайттык. Үзизоляциядә авылда идек. Нәтиҗәсе йөземә чыккан. Яңа этап башлана: чистарыну, файдалы ризыклар ашау, спорт. Бер айдан яңа фото куярга вәгъдә итәм», — дип язган хәйран түгәрәкләнгән җырчы.

«Авыл запасы беткәч, өйгә кайтырга уйладык», — дип шаяртучыга: «Авылда беркайчан да запас бетми», - дип язган Гөлназ. Комментарий язучы: «Дөрес, әмма күпкә кими», - дип тә өстәгән.

Инстачылар тазарып китүенә борчылган җырчыны тынычландырып, комментарийлар язган:

«Молодец, Гөлназ! Авылда да яши аласың, шәһәрдә дә»;

«Бик матур авыл кызы! Монда артык килограмм күренми дә»;

«Киресенчә, матур. Түгәрәк йөз көлеп тора»;

«Авылда ял иткәнең күренә. Авыл һавасы бик килешкән, бик матур күренәсез»;

«Ирләр ит ярата».

«Авылда - чын тормыш. Шәһәрдә күләгәдә үскән суган кыягы кебек йөриләр инде»; «Yләксәләр, скелетлар Казанда да күп»; «Хәтта күзләр кысылган», - дип тә комментарийлар да калдырганнар.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Мы вернулись домой?? Самоизолированная деревенская жизнь с 26 Марта - 17 мая ? Результат на Лицо ? Какой вариант вам нравится? 1. Сытый Мама 2. Довольная Пачка 3. Тугэрэк Лицо ( и не только Лицо??‍♀️) Или предложите свой вариант ? . И начинается Новый этап - очищения, ПП, спорт. Я скучала ?? Обещаю скинуть такую же фотку через месяц ??? #карантинонтакой #наели #лучшебыНаПели

Публикация от ГУЛЬНАЗ ШАРИПЖАНОВА(Халимова) (@gulnazshrp)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100