Гөлназ Шәрипҗанова үзизоляциядән соң кыяр ашап ябыгырга уйлый
Илсур авылда теплица ясап куйган.
Җырчылар Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар үз-үзеңне изоляцияләү чорында авылда эшләп уздыра.
Гөлназ ире Илсурның теплица янында төшкән фотосын куйган.
«Дүшәмбедән ашауны аз гына тыярга иде, дип уйлап йөреп, өченче дүшәмбе килеп җитә. Илсурым ике көндә шундый теплица ясады. Сатып алмадык, нәрсә булса да эшләргә кирәк бит. Теплица ¾, җыйнак, безгә җитәрлек. Узган ел кыярның бәясе төшмәде дә, туйганчы ашарбыз, тулысынча чистарынырбыз әле», - дип язган Гөлназ фото янына.
Беренче комментарий язучы теплицаның бәясе белән кызыксынган. «Әзерне сатып алганга караганда арзангарак чыга», - дип җавап язган Гөлназ.
«Эшләсә, эшен җиренә җиткереп эшли, җырласа, күңелгә үтеп җырлый бу Илсур! Молодец! Егетне дөрес сайлагансың! Кыярларыгыз уңсын. Безне дә ашатырсыз»;
«Афәрин! Капка-койма ясаган егеткә теплица ул пүчтәк кенә инде»;
«Молодецлар, теплица ясарга уйласак, кемгә шалтыратырга икәнен беләбез»;
«Молодец, Илсур! Әйдә, эш ачып җибәр, заказлар алырсың якын-тирәләрдән»;
«Гөлназ, уңган да инде Илсурың. Нәрсәгә тотынса да ялт итеп эшләп куя. Пар килгәнсез», - дигән җылы комментарийлар калдырган җырчы гаиләнең виртуаль дуслары.