news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗанова виртуаль дусты белән әйткәләшкән

Җырчының мәҗлескә кигән киемен тәнкыйтьләгәннәр

news_top
Гөлназ Шәрипҗанова виртуаль дусты белән әйткәләшкән
«Татар-информ» архивы

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар Арчада туй мәҗлесен алып барган. Кайбер инстачыларга Гөлназның күлмәге ачык булуы ошамаган. Шул уңайдан җырчы белән инстачы «әйткәләшеп алган»: 

— Гөлназның киеме никахка да, туйга да кияргә матур түгел инде. Болай киенү дөрес тә түгел.

— Шәрә чыгасы калган. Дөрес түгел! Мин, гомумән, дөрес кеше түгел! Дөрес киенмим, дөрес эшләмим, дөрес юлдан йөрмим, дөрес җырламыйм. Әмма миңа рәхәт.

— Молодец, шулай беркемгә игьтибар итми яшә. Мин беренче тапкыр сиңа яздым, әмма чын дөресен. Ә болай син дә, ирең дә миңа ошыйсыз.

— Беренче тапкыр түгел инде, язып торасыз! Кешедә гаеп эзләп утырмагыз, бигрәк тә ошаган кешеләрдә. Миңа ошамады сезнен комментарий, чөнки мин матур киенгән!

Шулай итеп, инстачы белән җырчы арасында сөйләшү тәмамланган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар