news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗанова тырыш инстачыларны барлаган

Җырчы сораштыру үткәргән.

news_top
Гөлназ Шәрипҗанова тырыш инстачыларны барлаган
Рамил Гали

«Сезнең арада нинди категория күбрәк икән: бәрәңге матыклаучымы, печән җыючымы, теплицада казынучымы, бакча яшелчәләрен ашаучымы, урамда коляска этеп йөрүчеме?» — дип сорап язган ул.

«Мин коляска этеп кереп, печән җыештым, кирәгем чыкмагач, бәрәңге бакчасын матыкладым. Аннан кереп бер пешкән җиләк ашап чыктым. Теплицага Минтимер белән Асылбикә су сибеп чыкты», — дип язган һәм мунчага да кереп чыгарга өлгергән җырчы.

Гөлназның виртуаль дуслары арасында коляска этеп йөрүчеләр күбрәк икән. Кайберләре печәне дә, бакчасы да эләгүен әйткән. Яшь әниләрнең кайберләре, әбиләр бала караганчы бәрәңге эшкәртүне сайлавын әйткән. Ә инде коляскада ятарлык балалары булмаганнар бар эшкә дә өлгерә икән.

«Безнең як килене бик уңган бит», — дип мактап алганнар җырчыны.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Сезнен арада нинди категория кубрэк микэн: ✅бэрэнге матыклаучылар ✅печэн ясаучылар ✅теплицада казынучылар ✅бакча яшелчэлэрен ашаучылар ✅урамда коляска этеп йоручелэр? . Мин коляска этеп кереп, печэн жыештым, кирэгем чыкмагач бэрэнге бакчасын матыкладым, аннан кереп 1 пешкэн жилэк ашып чыктым. Теплицага Минтимер белэн Асылбика су сибеп чыктылар ?

Публикация от ГУЛЬНАЗ ШАРИПЖАНОВА(Халимова) (@gulnazshrp)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар