Гөлназ Шәрипҗанова ничә еллар кыска чәчтән йөрде. Хәзер ул яңа прическа ясаткан. Чәчен үстерткән һәм бөдрәләткән. Шул сәбәпле, инстачыларның кайберсе аны танымаган.
Җырчы яңа прическа белән төшкән фотосын куйган һәм аны бәяләүләрен сораган.
Инстачылар җырчының яңа прическасын ошаткан, «бик матур», килешә», искиткеч», «хикмәт булган бу», «хатын-кыз төрле булырга тиеш», дип комментарийлар калдырганнар. Җырчының виртуаль дусларының күбесе аны җырчы Шакирага охшаткан, кемдер «Иркәнең яшь чагы» дип язган,
«Куркыныч», «Матур, әмма кызуда мондый чәч белән рәхәт түгел», «Болар бит синнән маймыл ясаган», «Дөресен әйткәндә, матур түгел, убырлы карчыкка охшаган» кебек комментарийлар да бар.