Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗанова: «Шоу-бизнеста дуслык юк, һәр кеше үзен кайгырта»

Күпләр өчен ул усал, үзсүзле, мактанчык. Һәрнәрсәгә үз фикере бар. Ошамаса, яшермичә туры сүзен җиткерә ала. Бер сүз белән – ут! «Авылга кайтып авыл советы рәисе булып та эшли алам!» – дип сөйли ул үзе хакында. Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова «Интертат»ка хыяллары, иҗаттагы яңалыклары турында сөйләде.

news_top_970_100
Гөлназ Шәрипҗанова: «Шоу-бизнеста дуслык юк, һәр кеше үзен кайгырта»
Владимир Васильев

«Сыйфатлы җырлар гына башкарабыз»

«Бүген сәхнәгә „Исәнмесез, без Шәрипҗановлар», — дип, биючеләрне алып, артка баянчы белән гитаристны бастырып чыгу кызык түгел», — ди Гөлназ. Әңгәмәбезне тамашачыга нәрсә кызык дигән сораудан башладык.

Башка дуэтлардан аермалы буларак, без — алып баручылар, сөйләм телебез бар. «Уральские пельмени» шоу форматындарак шоу әзерлибез: костюмнар, декорация, утлар белән.

Кабынып киткән идек, ләкин барысы да акчага килеп терәлә. Зур бер сумма килеп чыга. Шушы шоуны ясар өчен реклама кирәк, әлегә мөмкинлек юк. Авылларга чыгарга телибез, халыкны куып кертәсе килми, алар үзләре белеп, үз теләкләре белән килергә тиеш.

Икенче зур проект — «Әниләр һәм бәбиләр». Төп әйдәп баручыбыз — Лилия Муллагалиева әлеге чараны социаль проект дип законлаштырды. Төп максатыбыз — грант отып, әлеге чараны фестивальгә әйләндерү.

Яңа җырларыгызны халыкка көттереп кенә чыгарасыз, бу нәрсә белән бәйле?

Безгә туры килә торган сыйфатлы җырлар эзлибез. Бер җырның көе һәм сүзләре кимендә 25 мең тора. «Сагынасыңмы, саргаясыңмы?», «Син генә миңа дару» кебек җырларыбызның аранжировкалары бер типта эшләнгән булсалар, хәзер алар инде атмый, профессиональ аранжировкалар кирәк. Аны Марат Мухин эшли. Аранжировкасы — 25 мең.

Ротация өчен ике зур платформа бар: «Татар радиосы» һәм «Болгар радиосы». «Болгар радиосы»нда соңгы ике айда бик кыйбат иде. Бер ротация — 900 сум. Җырны халыкка ишеттерү өчен көненә, кимендә, 3 тапкыр әйләндерергә кирәк. Хәзер 700 сумга төшерделәр. Берәр тапшыруга бара башласаң — акча сорыйлар. Кайнар хит тапшыруында катнашу 42 меңгә төшә. Хәзер «Татар радиосы» белән хезмәттәшлек итә башладык.

«Соңгы арада хатын-кыз җырчыларыбыз күбрәк гауга, шау-шу чыгару белән мәшгуль»

Татар эстрадасының «акулалары» концертларына билет бәясен югары куя, композиторлар хит җырларын баштан аларга тәкъдим итәләр, безгә әйбәт җырлар калмый да диярлек», — дип әйткән идегез бер интервьюда. Бу башкаларның уңышыннан көнләшү түгелме?

Композитор җыр иҗат иткәндә хит булачагын күрә, җырның кайсы җырчыга туры килүен дә чамалый. Мәсәлән, җыр Уразованыкы, Бәдретдинованыкы икән, композитор аларга җибәрә җырны. Элек Айдар Тимербаевтан җыр сораганда, «Җырны башкалар алды инде», — дип әйтә иде. «Акулалар»га мөнәсәбәтем уңай, хөрмәтем зур. Алар 10-15 ел җырлый торган артистлар, без әле биш ел гына җырлыйбыз, 10 елдан соң без аларның урыннарын алырбыз. Һәр нәрсәнең үз вакыты. Бөтен кешегә дә тамашачы җитә. Казанда бишәр көн концерт кую — бу зур хезмәт һәм тырышлык. Гүзәл Уразова 10500 тамашачы җыеп «Татнефть — Арена» да концерт куйды. Әлеге шәхес — безгә зур үрнәк. Кайчандыр аның командасында эшләп тәҗрибә алуыбызга без бик бәхетле. Гүзәл Уразова кебек җырчылар күбрәк булсын иде. Кызганыч, татар эстрадасында андыйлар сирәк. Соңгы арада хатын-кыз җырчыларыбыз күбрәк гауга, шау-шу чыгару белән мәшгуль. Бу — ямьсез күренеш!

Сәхнәдән китәсе килгән чаклар булдымы?

Безнең ныклап сәхнәгә кереп китүебезгә — өч ел. Банкет эше әйбәт бара, чөнки безне телевизордан күреп чакыралар. Әллә нинди җырлый белмәгән җырчының концертына барсаң да, рухи ризык алып китәсең. Чөнки син исән җырчы, энергетикаң бар. Мин халыкка елмаеп карыйм, көлдерәм аларны, кеше шуннан рәхәт алып кайтып китә. Мин шуңа сөенәм. Сәхнәдән китәсе килгән чаклар булмады.

Чын җырчылар тамада булып эшләргә тиеш түгел, тамада ул — талантны юкка чыгару. Сезнең моңа фикерегез нинди?

Сер түгел, сәхнәгә чыгар өчен акча кирәк, ул акчаны без банкетта эшлибез. Алып баручы — ул профессия. Мин мастер-классларга, тренингларга йөрим, яңалыкка өйрәнәм. Бу — үсеш. Кем соң ул чын җырчы? Филүс Каһиров — чын җырчы. Ул шоу күрсәтми, көлдерми, аның концерты элита, әзерлекле тамашачы өчен. Мин Илсөя Бәдретдинова концертында булдым. Ул үзен җырчы дип санамый. Ул — артист, көлдерә дә, елата да, уйландыра да. Ул да алып баручы булып эшләгән. Чын артист җырларга да, сөйләшергә дә, фокуслар күрсәтә белергә дә, кирәк икән, шпагатка да утыра белергә тиеш. Безне хәзер яңа амплуада күреп була. Илсур белән ТМТВ каналында «Топ клип» тапшыруын алып бара башладык. Бу — безнең өчен зур тәҗрибә. Эстрадага ныклы адымнар белән кереп барабыз.

«Миңа кеше акчасы кирәкми, бу — бизнес»

Мәҗлесләренә алдан ук сезне сайлап куйган яшьләргә, алар кире уйлаган очракта, «предоплата»ларын бирми тилмерттегез, бу үзегезне көчләп тагу түгелме?

Юк, көчләп тагу түгел. Мәҗлескә кадәр яшьләр белән очрашабыз, сөйләшәбез, бер-беребезгә туры килгән очракта гына бәйрәмнәрендә эшләргә алынабыз. Теләсә кем белән эшләмибез. Бер генә очрак булды, яшьләр алдан түләп куйдылар билгеле бер сумманы, тик соңыннан бәйрәм булмый дип алдадылар һәм акчаларын кире сорадылар. Мин акчаларын җибәрмәдем, чөнки алар башка алып баручы тапкан иделәр, тик мин бит ул көнемне башка тәкъдимнәр кабул итмичә алар өчен билгеләгән идем. Тагын бер очрак булды, яшь парның абыйлары үлде, туй үткәрмәскә булдылар, гафу үтенеп яздылар, алдан түләнелгән акчаны кире сорамадылар. Ул көнне мин янәдән ачык дип игълан иттем. Башка банкет булды, мин берни аңлатмыйча, түләгән суммаларын кире җибәрдем. «Мин сездән көтмәгән идем», — дип яздылар. Миңа кеше акчасы кирәкми, бу — бизнес.

Мәҗлесләр алып барганда сез юлыккан бик кызыклы хәл турында сөйләгез әле.

7 декабрьдә Яр Чаллы шәһәрендә туй үткәрергә тиеш идек. Сәламәтлекләре белән проблемалар килеп чыкканлыктан, туйда кияү белән кәләш булмады. Кунаклар килде. Президиум да буш, котлаулар да булмады, бер апа 15 минут елап та алды, шул 15 минуттан соң кеше елмая башлады. Рәхәтләнеп күңел ачтылар. Әлеге туйны мәңге онытмам.

Җырлауны һәм бәйрәмнәр алып баруны ташларга туры килсә, үзегезне нинди сферада күрәсез?

Мин һөнәрем буенча педагог, биш ел стажым бар. Халыклар дуслыгы йортында эшләп декретка киттем, анда да әйбәт урында эшләдем. Мин яхшы җитәкче, оештыручы. Хәтта авыл советы рәисе булып куйсалар да, авылга эшләргә кайтыр идем. Илсурның авылына еш кайтабыз, юлларның чисталыгы, төзеклеге борчый иде, авыл советы рәисе белән үзем сөйләштем. Соңыннан ул үзе минем яныма килеп, авылда булачак үзгәреш планнары хакында сөйләде. Авылда яши алам, тик сыер сава белмим.

Сез үзегезне бай дип әйтә аласызмы?

Казанда социаль ипотека программасы буенча алынган бер бүлмәле фатирда яшибез. Фатир әни исемендә, социаль хезмәткәр булгач, үзе алып бирде. Кыйбатлы машинада йөрибез. Тик моның белән гаҗәпләндереп булмый, хәзер студентлар да БМВ машиналарында җилдерә. Без һәрчак юлда булгач, куркынычсызлык беренче урында, 31 декабрьдә булган юл һәлакәте моңа дәлил булды. Әйбәт машинабыз булмаса, хәлләр аянычрак та тәмамланырга мөмкин иде.

Мин бик «экономный» хатын. Безнең күбрәк сәхнә костюмнарына акча китә. «Бу күлмәкне күпме киеп була инде», — дип язалар диван тәнкыйтьчеләре. Без сезонлап эшлибез, алар барысы да кыйбатлы, мин аларның бәясен эшләп чыгарам. Кафе, рестораннарга сирәк йөрибез, бер баруда 1000-1500 сум калдыра алабыз.

Берара сезне зәвык белән киенмисез, «Зинирага, Гүзәлгә кара, ничек матур киенәләр, үрнәк ал» дип тәнкыйтьләгән иделәр. Сез бу фикергә колак салдыгызмы?

Минем үземнең стиль бар. Мине ябык дип әйтәләр, болар барысы да дөрес киенә белүдән тора. Күлмәкләремнең матур икәнен мин беләм. Зинирәнең үз стиле. Бер-беребезне кабатламаска авыр. Мәсәлән, мин каурыйлар белән күлмәк тектердем, шуннан соң Зинира да, Ләйсән Гыймаева да шундый күлмәк киеп чыктылар. Миннән кабатлап тектергәннәр димим, бу бары тренд, мода шундый дигән сүз.

«Коктейль эчеп кенә ябыкмыйлар, иң мөһиме — авызны яба белү»

Зәмирә Рәҗәпова күп җырчыларны үзе белән бизнеска алып кереп китте. Ялгышмасам, сезнең бергә эшләү тәҗрибәсе бар, тик бу юлы сез читтә калдыгыз, бу нәрсә белән аңлатыла?

Товар сатып йөрисем килми. Моның өчен теләгем дә, вакытым да юк. Лилия Муллагалиева да «сетевая компания"гә чакырган иде. Кулланып карадым, миңа ошады, бер-ике ай эшләп тә алдым. Вакыт җитми башлады. Һәрвакыт телефонда булырга кирәк. Мәсәлән, Замирә белән күрешкәч тә, ул телефоныннан чыкмый. Коктейльләрен дә эчеп карадым, тик коктейль эчеп кенә ябыкмыйлар, иң мөһиме — авызны ябу. Үзем дә дөрес туклану буенча марафоннар үткәрдем, тик анда һәрдаим яңа рецептлар уйлап чыгарырга кирәк, вакыт җитми.

Сезне «мактанчык, кыланчык» дип әйтәләр. Халыкта бу фикер нигә килеп чыккан дип уйлыйсыз? Сез моңа ничек карыйсыз?

Инстаграм аша күзәтеп кенә кеше турында дөрес фикер йөртеп булмый. Кеше белән аралашмый торып чын йөзен ачып булмый. Күпләр яныма килеп: «Сез чынлыкта бөтенләй башка, гади икән», — дип әйтәләр.

Инстаграмдагы реклама белән аена ничә сум эшлисез?

Реклама белән акча эшләгәнем юк, бартер белән генә. Миңа кирәкле әйбер булса гына реклама ясыйм. Косметология буенча рекламалардан баш тартам, ул мәсьәләдә бары белгән кешегә барырга кирәк дип саныйм.

«Иң курыккан кешем — Илсур»

Алсу Фазлыева телевидение аша сезнең белән конфликтка керүен сөйләгән иде. Сезнең бу гамәлгә мөнәсәбәтегез ничек? Алсу белән аралашасызмы?

Мин аның белән конфликтка кермәдем. Мине үзеннән көнләшеп, баласы хакында сөйләп йөри дип уйлады. Беркемгә дә сөйләмәдем. Уртак танышыбызга сөйләдем. Шул танышыбыз Алсуга җиткергән. Алсу шалтыратып талаша башлады. Иң якын дусларыгызны тикшерегез, алардан куркырга кирәк дигән киңәш бирдем. Ул әлеге конфликт хакында «Сер булып калсын» тапшыруында сөйләде. Халыкның исен китерерлек бүтән сөйләр нәрсәсе юк, димәк. Миңа ике тискәре фикер генә килде, шуларның берсен Алсуның сеңлесе язды. Без алар белән барыбер аралашабыз, Азат үзе минем белән хәбәргә чыгып, бәхәскә кергән иде, «Ир булсаң — минем белән түгел, Илсур белән сөйләш», — дидем. Банкетларда күрешәбез, исәнләшәбез. Минем үпкәм юк, Алсу миңа пиар гына ясады. Балаларын да начар яктан сөйләмәдем.

Шоу-бизнеста дуслык юк. Һәр кеше үзен кайгырта. Тагын бер күңелсез вакыйга булган иде, тик исемә төшерәсем килми.

Балаларыгызга нинди тәрбия бирәсез?

Эгоист үстерәсе килми. Башка балалар сыман үсәләр, артыгын иркәләмибез.

Сез ирегезгә нинди хатын? Беренче карашка, һәрнәрсәгә үз фикере булган, үзенекен итәргә тырышкан хатын, ә чынлыкта?

Мин 25 яшьтә генә кияүгә чыктым. 18 яшьтән үзем эшләп тормыш алып бардым, бар нәрсәне үзем хәл иттем. Илсурга да өйләнешергә үзем тәкъдим ясадым. Хәзер инде элек булган кыюлыгым югалды. Әни булгач, тынычланганмындыр. Иң курыккан кешем — Илсур. Аның фикеренә колак салам. Инстаграмдагы язмаларымны да аңа күрсәтәм иң элек.

«2019 ел башында авыррак булды», — дип яздыгыз, бәби тапканнан соң була торган депрессияме бу? Чыгу юлын ничек таптыгыз?

Бәби тапканнан соң, Яңа ел чорларында эшләмәдек. Эш булмагач депрессиягә биреләсең, мин өйдә утыра торган кеше түгел. Таза идем, тизрәк әйбәт формага кайтасым килде. Үземне кулга алдым. Күбрәк өйдә утыруымның сәбәбен Минтимер белән энергетик яктан нык бәйле булуыбыз белән дә аңлатам. Аның мине җибәрәсе килмәгәндер.

«Каты күз тигән, якын кешең көнләшә!»

Сез үз-үзегез белән гармониядәме? Әйе булса, моңа ничек ирештегез?

Әйе. Зарланыр нәрсәм юк, гаиләм, яраткан эшем бар, теләгән ризыкны сатып алам. Булганына шөкер итәм. Тик зуррак нәрсәләр турында хыялланырга өйрәнәсем килә. Хәзер кичләрен медитация белән шөгыльләнә башладым. Миңа бик ошый.

Иң зур хыялыгыз?

Акча бүген бар — иртәгә юк. Байлык турында хыялланмыйм. 31 декабрь, бәйрәм алдыннан юл һәлакәте безнең белән болай гына булмагандыр. Бөтен эшләгән акчаларыбыз машинага ремонтка китте. Бер хатынга бардык, ул серне ачты: «Каты күз тигән, шуның белән йөргәнсең. Тамашачылар арасыннан түгел, якын кешең көнләшә», — диде. Иң мөһиме — сәламәтлек.

«Бәхетле гаилә» формуласы ничек була?

Без барыбыз да Аллаһ Тәгалә балалары. Кеше ризыгына тимичә, гайбәтләргә кермичә, үз юлың белән матур гына барырга кирәк. Гаиләдә ир белән хатын бер-берсенә 100% ышанырга тиеш. Бездә ышаныч бар. Бер-беребездән туйган чаклар була, андый мизгелләрдә Илсур 1-2 сәгать урамда йөреп кайта. Менә шунда сагынып көтеп алам аны, кадере шул вакытта сизелә.

«Үземнең эшемне булдыру турында хыялланам»

Вакыт машинасы уйлап тапсалар, бер генә сәгатькә тормышыгызның кайсы мизгеленә әйләнеп кайтыр идегез?

Балачакта бик шук, башкалардан аерылып торырга ярата идем. Кайбер әбиләр, апалар миңа: «Абау, бераз тыйнаграк булырга кирәк», — дип әйткәннәр иде. Кәефем төшкән иде шул чакта. Шул мизгелдә әйбәтләп җавап бирә алмаганыма үкенәм. Шул хис әле дә күңелемне тырнап тора. Кире кайтып: «Үзегезнең балаларыгызны белегез!» — дип әйтер идем.

Чын дусларыгыз бармы? Серләрегезне ышанып сөйләрлек кеше кем?

Илсур — иң якын сердәшчем.

10-15 елдан үзегезне ничек күзаллыйсыз?

Өченче бала алып кайту теләге бар. Йортыбызны җиткерәсе килә. Үземнең эшемне булдырырга телим. Тотынсам, эшлим, тик әлегә уйланам. Тюрбаннар белән шөгыльләнергә теләгән идем, ләкин шул вакытта Гүзәлем эшен башлап җибәрде. Һәрнәрсәнең үз вакыты, киләчәк күрсәтер!

Бөтен тормышыгызны диярлек Инстаграм битендә ачып саласыз, күз тиюгә ышанасызмы, саклану чарасын күрәсезме?

Һәрбер мәҗлестән соң догалар укыйм. Балаларны да үзем өшкерәм. Төрле көнче кешеләр бар, бөтен нәрсәне күрсәтәсе дә килми, тик блогер булгач күрсәтергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100