Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗанова мунча керү тәртибен исенә төшерә

Гөлназ Шәрипҗанова мунча керү тәртибен исенә төшерә

news_top_970_100
Гөлназ Шәрипҗанова мунча керү тәртибен исенә төшерә
Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова авыл мунчасыннан чыккан фотосын инстаграмга куйган. Кызарып-пешеп мунчадан чыккан Гөлназ халат кигән, башына сөлге ураган.

"Эх, бу авыл мунчасы! Карт әбинең кара мунчасы искә төште. Кечкенә чагымда шунда кайта идек юынырга (Азнакай районы Карамалы авылы). Ул вакытта зууур, кап-кара, нык кызу мунча. Ләүкәдә утырасын янып-пешеп, кереңне чыгарып. Мунчаны кем кертсә дә, алгоритмы бер үк иде: морҗаның кара тимер ишеген ачып җибәреп, эссе салып, себеркене пешерә иде. Аска идәнгә төшеп чәчне юасың "Каен" ("Березка") шампуне белән. Кер сабынын юкә мунчаласына ышкып, башта арканы ышкып бирәләр иде, аннары узең бөтен тәнеңне ышкыйсың. 

Тагын ләүкәгә менеп акырта-бакырта чабалар иде.

Шул моментны түзә идем, чөнки соңыннан салкынча рәхәт су белән коендырып чыгарып җибәрәләр иде.

Ә хәзер мин узем акырта-бакырта балаларымны юындырам", - дип язган Гөлназ.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100