Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова “Бер җирдән кисәләр, икенче җиргә үстерәләр. Әле шул кискән җирне шунда ук үстерәләр. Болай хатын-кыз гына эшли ала. Керфекләр үстердем, маникюр ясаттым, чәчемне рәткә китердем”, - дип язган.
Инстадуслары бик матур дип бәяләгәннәр, әмма “акыл өйрәтүче” дуслары да табылган.
“Берүк кайберәүләр кебек иренегезне ясата күрмәгез”, “Кешене тыңла, үзеңнекен эшлә! Бик матур, бик сөйкемле!!!”, “Бигрәк авыр инде тормышыгыз” – дигән комментарийлар да калдырганнар.
Инстадуслары бик матур дип бәяләгәннәр, әмма “акыл өйрәтүче” дуслары да табылган.
“Аллаһы Тагәлә адәм баласына тәнне амәнәт итеп биргән. Тән үзеңнеке түгел, җаны гына үзеңнеке. Шунлыктан, Аллаһ Тәгалә бүләк итеп биргән тәнгә, адәм баласы үзгәреш кертергә тиеш түгел, бу бик зур гөнаһ”, – дигән комментарий калдырган берәү.
“Димәк мин гөнаһлы”, - дип килешкән җырчы. Шунда ук икенчеләре “сез генә түгел, почти бөтен хатын-кыз гөнаһлы” дип тынычландырырга керешкән.
“Берүк кайберәүләр кебек иренегезне ясата күрмәгез”, “Кешене тыңла, үзеңнекен эшлә! Бик матур, бик сөйкемле!!!”, “Бигрәк авыр инде тормышыгыз” – дигән комментарийлар да калдырганнар.