Гөлназ Шәрипҗанова инстачыларга җитди сорау белән мөрәҗәгать иткән
Җырчы улының санап утырганын видеога төшергән.
Гөлназ Шәрипҗанова улы Минтимернең санап утырган видеосын куйган. «Үсеп бетәләр инде җимешләр. Тагын берәр бәби алып кайтырга микән?» — дип язган җырчы.
Инстачылар киңәш бирергә һәрвакыт әзер. «Әлбәттә», «Алып кайт, бәлки өченчесе үзеңә охшар», «Алып кайт», — дип комментарий калдырган алар.