news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗанова эш бүлмәсендә ялгыз утырачак

Җырчы бөтен байлыгын җыеп, икенче бүлмәгә күчкәнен сториста күрсәтте.

news_top
Гөлназ Шәрипҗанова эш бүлмәсендә ялгыз утырачак
"Татар-информ" архивы

Гөлназ Шәрипҗанова җырлаудан тыш, Татарстан халыклары дуслыгы йортында эшли. Җырчы бөтен байлыгын җыеп, икенче бүлмәгә күчкәнен сториста күрсәтте.

«Бөтен байлыгым менә шушы авокадо һәм тумбочка. Мине хезмәт баскычыннан күтәрделәрме яки төшерделәрме соң?» — дип сорый ул видео төшерүчедән.

«Сине озаттылар», — дип җавап бирә әңгәмәдәше.

Җырчы Инстаграм сәхифәсенә күченү процессы фотосын да куйган һәм «Яңа бүлмәгә күчәм. Анда үзем генә утырачакмын. Чәй эчәргә керегез. Мин эшлекле тәкъдимнәр кабул итәргә әзер», - дип язган.

Җырчыга виртуаль дуслары яңа бүлмәдә яңа үрләр яулавын һәм уңышлар теләгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар