Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗанова: Атказанган исемен алган җырчыларны белмәүчеләр күбрәк

Җырчы акча түгеп кенә танылып булмый дип яза.

news_top_970_100
Гөлназ Шәрипҗанова: Атказанган исемен алган җырчыларны белмәүчеләр күбрәк
Салават Камалетдинов

Гөлназ Шәрипҗанова телевидениедәге Яңа ел огонегында төшүнең түләүле булуы хакында язган иде. Бу хәлдән соң ул "күзе ачылуы" турында яза.

"Юк, алай түгел. К...кә типте, күзне ачты. Башка төрле ысуллар да бар икән. 5 елдан соң барысы да шуның белән кулланачак. Газета укыймылар - интернет укыйлар, шуның кебек телевизор да карамаячаклар.

Үзеңне танытам дисәң, никадәр радио/твларга акчаңны түксәң дә халыкны, тамашачыны алдап булмый шул.

Шунысы кызык атказанган исемен алган коллегаларны Казаннан чыгарып җибәр - аларны белмәүчкләр күбрәк булыр. 10-15 ел сәхнәдә эшләгән артистлар хитлары бар, юк түгел - алар да зал җыя алмый.

Без әллә кайда үрелмибез, үз вакыты, җае табыла бар нәрсәнең дә. Без барыбыз да матур тормыш яшибез, ничек телибез шулай булдырабыз. Тамашачы мәхәббәте барысына да җитәр, вообще кайгырмыйбыз.

"Синнән башка" җырын хәм клибын радио һәм ТВларда булмаячак!

Ә Яңа Ел кичендә без сезгә бер видео-сюрприз әзерлибез бәясе 25000. Шаяртам әлбәттә, арзанрак", - дип язган ул.

Моның белән килешүчеләр дә, риза булмаучыларда бар.

"Акчага чакырып җырлату адәм көлкесе инде. Кая тәгәрибез".

"ТВ барлыкка килгәч, кино, театр бетәчәк, караучы булмаячак дип язучылар күп булды, кино яңа сулыш алды. Һәр нәрсәнең үз тамашачысы табылачак - Инстаның да, ТВның да, Ютубның һәм башкаларның".

"Шаккатып утырам комментарийларны укып. Татар татарны "ашый". Телебез югалмасын дип тырышабыз, мирасыбызны барлыйбыз... Ә монда... нинди тел, нинди татар... Әй замана... акча өчен ни генә сөйләмилэр. Ә бит сәхнә тәрбия үзәге диләр иде, халыкны котыртучы түгел".

"Газетаның - үз, Интернетның үз укучысы. Газета укымыйлар дип алай язарга ашыкмагыз әле".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100