Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗанова: «Артистларга акча капчыгына карагандай карыйлар»

Җырчы радио һәм телевидениеләрнең артистлардан артык күп акча сорауларын дөрес түгел дип саный.

news_top_970_100
Гөлназ Шәрипҗанова: «Артистларга акча капчыгына карагандай карыйлар»
Владимир Васильев фотолары

Күптән түгел җырчы, яшь әни Гөлназ Шәрипҗанова инстаграм сәхифәсендә якшәмбе иртәсенең ничек башланып китүен һәм нигә дүшәмбене көтеп алуы хакында язма чыгарды.

«Якшәмбе, иртә.

— Әтика, әтика, сөтле чәй яса!

— Маам, Ясминәгә кунакка барабызмы?

— Әтика телефон бир әле! Бир инде, бир…

— Мама, Минтимер уянды», — дип кызларының сүзләрен язган җырчы.

«Сез дә дүшәмбене көтеп аласызмы?», — дип сораган инстачылардан.

Гөлназның виртуаль дуслары арасында телебез сагында торучылары да табылды:

«Нишләп Мам һәм Әтика? Нишләп Әнием һәм Әтием түгел? Татарча өйрәтәбез дип әйтәсез үзегез!»

«Потому что гладиолус», — дип җавап кайтарган җырчы үзе.

Соңгы яңалыкларга карата Гөлназның да фикерен ишетәсе килгән бер инстачының:

«Матурлар. Күз тимәсен. Нишләп, син Гөлназ, уз фикереңне белдермәдең әле?»

«ТНВ белән булган гауга турыдан — туры безгә кагылды, хәтта үзебез кузгаттык бу теманы, артистларга акча капчыгына карагандай карыйлар. Әлеге ситуациядә үз фикеребезне җиткердек. Барлык артистлар да күтләрен пысып яттылар. Ярар, үтте, китте. Ә бу тема безгә берничек тә кагылмый, шул гына. Сез шуның турындамы?», — дип җавап биргән Гөлназ Шәрипҗанова.

«Әйе, шунын турында. Ярар беткән, киткән. Син бит туры сүзле, шундый булырга кирәк тә. Изеп китмәсеннәр өчен. Молодец!», — дип мактаган җырчыны инстадус.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100