Гөлназ Шәрипҗанова 24 яшьлек бай егеткә кәләш эзли
Җырчының комментарийларын арттыру өчен шәп юл табуын әйткәннәр.
Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова кияүгә чыкмаган кызларга 24 яшьлек егетне тәкъдим иткән. «Төпчек малай, «Башнефть» системасында эшли, акчалы. Әти-әнисенә юбилей оештырып бирде. 24 яшь, Башкортстанның Илеш районы егете. Өйләнәсе килә. Әзер кызлар комментарийларда языгыз, үзе җавап бирер», — дип язган җырчы.
Җырчының виртуаль дуслары арасында кияүгә чыкмаган туташлар күп икән. Алар оялып тормаган: кайсы плюс тамгасы куйган, кайсы «миңа да язып карасын әле», «мин дә Илештән», дип комментарий калдырган.
Инстачыларны егетнең яшь килеш өйләнергә җыенуы аптырашта калдырган. Кияүгә чыкмаган кызлар да «бигрәк яшь шул», «мин аңа карт инде», дип кайгырышканнар.
«Үземә алыр идем, бигрәк яшь шул», - дип язучыга: «Пугачева белән Галкин бик бәхетле ди», - дип җавап биргән җырчы. Инстачы «алайса ул бигрәк карт инде», дип шаярткан.
Җырчының комментарийларын арттыру өчен шәп юл табуын әйткәннәр.