Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрованың улы быел укырга керә, тик Гөлназ әле дә дәфтәрләр алмаган...

Айдан Мухин караватка аяклары сыймаганга күрә мәктәпкә барырга тели.

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрованың улы быел укырга керә, тик Гөлназ әле дә дәфтәрләр алмаган...
Татарстанның атказанган артисты, алып баручы Гөлназ Сәфәрованың улы Айдан быел беренче сыйныфка укырга керәчәк. Айдан үзе мәктәпкә барырга әзер булса да, әле уку-кирәк яракларының берсе дә алынмаган.

– Айдан укый да, яза да белә. Бер ел әзерлек курсларына да йөрдек. Миңа күпләр: “Беренче сыйныфта авыр булыр инде” диләр. Әмма, минемчә, безгә әзерлек этабында авыррак булды: яздык, укыдык, шигырьләр ятладык. Ә хәзер инде Айдан да, мин дә мораль яктан укуга әзер.

Үзе әле бик аңлап бетерми, шулай да балалар бакчасыннан инде туйды. “Караватыма аякларым сыймый, мин анда барып йокларга теләмим”, - ди. Шуңа күрә генә мәктәпкә барырга тели, - ди Гөлназ улы турында.

Айдан Мухин Казанның бер гимназиясендә белем алачак.

– Уку-кирәк яракларыннан берни дә алынмаган әле. Форма алынган да, рюкзагы бар һәм көндәлек. Нәрсәләр алырга кирәклеген дә белмим әле. Кибеткә керәм дә шаккатам: кеше өерелеп-өерелеп дәфтәр ала. “Дөньяда 12 битлек дәфтәр бетмәс әле” дип уйлыйм да, борылып чыгып китәм.

Менә бүген гимназиядә җыелыш. Мин бара алмагач, иремне җибәрдем. Ул миңа смс яза: “Монда бөтенесе әниләр, бер мин ир затыннан, кайтып китәм”, - ди. “Кайтып китмә”, - дим. “Ярар, алайса мин сине профсоюзга яздырып кайтам”, - ди.

Менә бүген җыелышта ниләр кирәген әйтәчәкләр, шул исемлек белән бу атнада барлык кирәк-яракны чыгып алырбыз дип уйлыйм инде, Алла боерса, - диде Гөлназ Сәфәрова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100