Гөлназ Сәфәрованың тәнендә татуировка бармы һәм ул аракы эчәме?
Гөлназ Сәфәрованың тәнендә татуировка бармы һәм ул аракы эчәме?
Гөлназ Сәфәрова инстаграмдагы сәхифәсендә үзе турында кызыклы мәгълүмат язып калдырган. «Минем турыда яңа фактлар», — дип, исемлек китергән ул.
«Мин машинаның арткы утыргычында утырып йөри алмыйм. Күңелем болгана башлый.
Мин гомумән спиртлы эчемлекләр эчмим.
Минем бер татуировкам да юк. Студент вакытта ясатасы килгән иде. Әнинең „бәреп үтерәм“ сүзе туктатты. Хәзер шуңа бик сөенәм.
Мин бер тапкыр да ясалма керфекләр куймадым. Мин тырнакларымны шеллак белән буяудан тулысынча баш тарттым.
Мин мунчасыз яши алмыйм.
Минем кендегемдә пирсинг бар иде. Ләкин аны күптән алдырттым.
Мин стоматологка йөрергә бик яратам.
Мин чисталыкны бик яратам.
„Кая очып киттем — уйлап табыгыз“ тибындагы язмаларны яратмыйм», дип яза Гөлназ.