news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрованың портретын Сөембикә ханбикәгә охшатканнар

«Татар-җыры» фестиваленең алыштыргысыз алып баручысын кемгә генә түгел, нәрсәгә дә охшатканнар.

news_top
Гөлназ Сәфәрованың портретын Сөембикә ханбикәгә охшатканнар
Салават Камалетдинов

Гөлназ Сәфәрова инстачылар игътибарына портретын куйган. «Миңа портрет ошаган сирәк очрак. Миңа охшаганмы?» — дип язган ул.

«Татар-җыры» фестиваленең алыштыргысыз алып баручысын кемгә генә түгел, нәрсәгә дә охшатканнар: «Сөембикә ханбикә шундый булгандыр», «Фиргавен кызы Клеопатра», «Тимер ханым», «Аватар», «Тэ 3000» модельле робот. Сиңа борылыр да күзләрен челт-мелт итеп йомар кебек», «Бу бит җырчы Алсу», «Юлия Началова дип карадым», «Цилиндрдагы пешкәк кебек күренәсең».

«Сөембикә диюләре ошады», — дип язган шагыйрә Сания Әхмәтҗанова.

«Бу портретыгыз бик шәп чыккан. Ниндидер көч беркелә», «Сезнең кабатланмас булуыгызны чагылдыра», «Бик шәп булган», - дип язган инстачылар.

Әлбәттә, портретны ошатмаучылар да үз фикерләрен калдырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар