Гөлназ Сәфәрованың әбисеннән өчпочмак рецепты
«Бер шакмак бәрәңгегә 3 шакмак ит туры килергә тиеш ди әби», — дип язган танылган алып баручы.
Камыр өчен: 0,5 литр сөт, 0,5 литр су, 1 йомырка, 1 бал кашыгыннан әзрәк тоз, 1 бал кашыгы шикәр комы, ярты кап атланмай (эретеп, камырга салырга), 25 грамм чи чүпрә, он.
«Өчпочмак матур булсын дисәң камырны каты итеп басарга, ә тәмле булсын өчен йомшак итеп басарга», — ди әби дип язган Гөлназ Сәфәрова.
Эчлек: бәрәңге, ит (сыер ите-каз ите), суган, тоз, борыч.
«Бер шакмак бәрәңгегә 3 шакмак ит туры килергә тиеш ди әби», — дип язган танылган алып баручы.