Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәровага: «Татарча сөйләш!»

Алып баручы, журналист Гөлназ Сәфәрова инстаграмда соңгы постын язып, халкыбыз өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булган теманы күтәргән — гаиләдә баланы татарча сөйләшергә өйрәтү. Сер түгел бит, бик күп татар гаиләләрендә туып үскән балалар бүген туган телендә бер кәлимә сүз белми...

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәровага: «Татарча сөйләш!»
Владимир Васильев

«Өйдә, гаиләдә берәребез русча сөйләшә башласа, әти гел «Татарча сөйләш!» дип кисәтә һәм русча сөйләшүне дәвам итсәк, тыңламый башлый иде. Балалар бакчасыннан кайтып, әнигә «мама» диеп дәшә башлагач, әни дә «Мин мама түгел» дип кырт кисә, ишетмәмешкә салыша иде.

Гаиләдә без гел татар телендә аралашып үстек. Хәзер инде сеңлемнең дә, минем дә үз гаиләләребез бар. Инде без балаларыбызны: «Татарча сөйләш!» — дип өйрәтеп үстерәбез.

Беркөнне шундый шатландым әле. Сеңлемнең ике яшьлек улы балалар бакчасына йөри генә башлады. «Не хочу, отдай», — дип Айданга (Гөлназның улы — авт.) нәрсәдер сорап, бәйләнә башлады бу. Айдан бабасының интонациясе белән «Татарча сөйләш!» — дип бастырып куйды.

Айдан үзе кечкенә вакытта миннән бервакыт яфрак сорап аптыраткан иде. Аңламыйм гына бит: «Ник кирәк соң сиңа яфрак?» — дим. «Рәсем ясар өчен», — ди Айдан. «Яфраккамы?» — дип гаҗәпләндем. «Әйе инде, листок кирәк, әни, яф-рак!» — ди…

Әле тагын Айдан белән официантлар, табиблар, таксистлар, гомумән, таныш булмаган кешеләр татарча сөйләшә башласа, ул шулхәтле шатлана, шундук миңа борыла да: «Әни, ул татар!» — дип эчкерсез кычкыра.

Ә сезнең гаиләдә татар теле, татар традицияләре белән бәйле нинди кызыклы очраклар булганы бар? Үзегезнең гаиләгездәге истәлекле вакыйгалар белән сез дә бүлешегез.

Сүз уңаеннан, 7 ноябрь — әти белән әнинең язылышкан көннәре. Котлыйм сезне, бәбкәләр!» — дип язган Гөлназ.

Аның әлеге посты бик күп инстадусларны балачак елларына алып кайткан. Күпләрне әти-әниләре, әби-бабайлары нәкъ Гөлназның әтисе Миңназыйм абый белән әнисе Резедә апа төсле тәрбияләгән, күпләр бүген балалары белән ана телен саклар өчен «көрәшә» икән.

«Өйнең нигез ныклыгы әти-әнидән тора шул Кыйблаң дөрес, Гөлназ, шулай дәвам ит, акыллым!»

«Дөрес, Гөлназ, мәктәптән, җәмгыятьтән таләп итү мәгънәсезлек. Үзең гаиләдә өйрәтсәң генә. Әнә бит, синең балаң татарча белә. Тагын Ландыш Нигъмәтҗанованы ул яктан бик хөрмәт итәм. Алайса күпләр балалары белән вата-җимерә русча сөйләшәләр дә, аннары, татарча белми шул, дип уфтаналар».

 

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100