Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәровага: «Авылда калсаң, иң алдынгы колхозчы булыр идең син»

Татарстанның атказанган артисты, концертлар алып баручы Гөлназ Сәфәрова авылга әбисенә булышырга кайткан.

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәровага: «Авылда калсаң, иң алдынгы колхозчы булыр идең син»
Солтан Исхаков

«Зур куртка киеп, зур галуш өстерәп йөрүләре бигрәкләр дә рәхәт инде!!! Ну, әбинең келәмнәре күп икәнен җыештыра башлагач кына беләсең. Бу яктан да мин аңа охшаган: минем дә өйнең һәр тишегендә ковёр, минем дә ковромания», — дип язган Гөлназ Сәфәрова.

Инстадуслары берничә төркемгә бүленгән.

Бер ишләре келәм яратмаучылар: «Мин бөтенләй яратмыйм келәм, тузан жыя»; «Уф аллам! Минем дә кызым зарлана келәмнәрдән», дип комментарий калдырган.

«Бер келәмем дә юк..... Антиковромания миндә», дип язган җырчы Гөлназ Сираева.

Икенчеләре келәм яратучылар: «Келәмсез идән челтәрсез тәрәзә кебек. Мин дә келәм яратам. Аны җәймәсәң өйнең яме юк. Келәмле өйдә үскәч, келәмсез яшисе килми. Йомшак, җылы, рәхәт келәм җәйгәч. Дизайнерлар әйтүенчә, ретро келәмнәр яңадан модага кереп бара», «Мин дә келәм яратам», дип язган.

Өченчеләре исә Гөлназның уңганлыгына сокланган, аның кигән киемен бәяләгән: «Әбиеңә кайтуыңны шундый матур итеп язасың. Рәхәт булып китә»; «Гөлназ, кызым шундый авылча, безнеңчә — халыкчан булуың сиңа бик килешә бит! Маладис син»; «Әй молодец инде, әбисенең күңелен күрергә дә җитешә, эшли дә, матур итеп киенеп тә куя ялт итеп… Сокланам, күз тимәсен үзеңә»; «Арыш капчыгы кисәгез дә килешер иде сезгә. Сөйкемле сөяк; «Киемегез стильле, авылча»; «Гөлназ, нәрсә кисәң дә килешә».

«Авылда калсаң, иң алдынгы колхозчы булыр идең син», дип язган шагыйрә Гөлүсә Шаһбан.

Гөлназның эшен җиңеләйтергә теләүчеләр дә табылган: «Әйдәгез, келәмнәрегезне юып бирәбез»; «Коверларыгызга химчистка ясап бирә алабыз», дип тәкъдим иткән алар.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100