news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова үзен бизәндерүче кызның котын алган - видео

Гөлназ кисәк кенә күзләрен тутырып карый һәм визажистны куркытып җибәрә.

news_top
Гөлназ Сәфәрова үзен бизәндерүче кызның котын алган - видео

Гөлназ Сәфәрова инстаграмдагы сәхифәсенә кызыклы видео куйды. «Куркытыргамы? Бик җиңел!» дип яза ул видео янына.

Гөлназ урындыкта утырып тора. Визажист кызны аны бизәндерә. Кашлар-керфекләр инде буялган. Күзләр дә әзер булса кирәк. Гөлназ күзләрен бер ачып, бер йомып куя. Камера объективына күзләрен кыскалый.

Шуннан бер мизгелдә Гөлназ бизәндерүче кызга күзләрен тутырып карый ки, визажистның коты алына. Гөлназ куркытканын үзе дә сизми калган, мөгаен. «Курыктыңмыни», дип сорый. Шуннан соң кызлар рәхәтләнеп көлешә.

Инстачылар видеоны ошаткан. Кабат-кабат карауларын, көлүдән көчкә тыелуларын язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар