Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова үзе яратып эчә торган чәй рецептлары белән бүлешә

Тәмле һәм файдалы биш төрле чәй һичшиксез кәефегезне күтәрәчәк.

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрова үзе яратып эчә торган чәй рецептлары белән бүлешә
"Татар-информ" архивы

1. Лимон, имбирь һәм корицалы чәй. Бу чәй иммунитетны күтәрә.

Чәйнектә кара чәйне пешерегез, 2 чәй кашыгы вак итеп туралган имбирь, дарчин (корица) таягы салыгыз. 10 минут төнәткәннән соң лимон өстәгез. Теләгән кеше шикәр комы да сала ала.

2. Әфлисун һәм бөтнек чәе.

Яшел яки кара чәйне чәйнеккә салыгыз, әфлисун кабыгын турап өстәгез. 10-15 яфрак бөтнек кушыгыз. 10 минут төнәтегез. Әзер булгач әфлисунны телемләп салсагыз да була.

3. Карлыган яфрагыннан чәй.

Кайнар су өстенә кара яки яшел чәй салыгыз. 5-7 кипкән яки туңдыргычта катырылган карлыган яфрагы өстәгез. Тагын өстеннән кайнар су белән пешереп алыгыз. 5-7 минут төнәтергә кирәк.

4. Ясминлы чәй.

1:5 порция белән ясмин һәм чәйне болгатабыз. Өстенә кайнар су салып пешекләгәч, суны түгәбез. Яңадан кайнар су агызабыз. Монда 1 чынаякка 1 бал кашыгы ясминлы катнашма булырга тиеш. 5 минут төнәтәбез.

5. Салкын сырганак (облепиха) чәе.

Сырганакны һәм бөтнек яфракларын кайнар суга салабыз, 10-15 минут тотабыз. Яфракларны җыеп алып бал кушабыз. Әлегә чәй салкын килеш тә бик тәмле, балаларга компот кебек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100