Гөлназ Сәфәрова яулык бәйләячәген әйтте
Татарстанның атказанган артисты, алып баручы Гөлназ Сәфәрова үзенең кайчан да булса яулык бәйләячәге турында Инстаграм битендә язган.
“Кайчан да булса мин яулык кия башлаячакмын. Ул ничектер тынычландыра һәм фикерләрне тәртипкә китерә. Абайя (традицион гарәп киеме – ИТ) кигән кызлар шулкадәр затлы һәм күркәм күренәләр. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә кандура (милли озын ак кием) кигән ир-атлар янәшәсендә барган абайялы хатын-кызларны еш очратып була. Милләт үзенең мәдәнияте, гореф-гадәтләре аркылы килгән кунакларны кызыксындыра ала, ничек шәп бит?!
Ни өчен мондагы ир-атлар ак һәм озын кием, ә хатын-кызлар кара кием йөри, бу турыда белә идегезме? Ир-ат – алып баручы, ә хатын-кыз иренең күләгәсе икән...” - дигән Гөлназ Сәфәрова.