news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова улы белән машинада барган килеш клип төшергән

«Шәп! Клипка әзер актёрлар бар», — дип комментарий калдырган Рамазановлар.

news_top
Гөлназ Сәфәрова улы белән машинада барган килеш клип төшергән
«Татар-Информ» архивы

Гөлназ Сәфәрова улы Айдан белән рольләргә кереп җырлап йөрергә яраталар икән. Бу юлы алар Ризат белән Зинира Рамазановлар репертуарындагы җырны сайлаган.

«Айдан белән шулай рольләргә кереп җырлап йөрергә яратабыз без. Бу җыр безгә 100 процент туры килә. Айданның тууы мине, минем бөтен тормышымны үзгәртте.

Мин кечкенә вакытта гел шулай эшли идем, әле тагын көзге каршына утырып интервью бирә идем, имеш, мин танылган кеше, скакалканы шнурлы микрофон итеп концерт алып бара идем һәм радиода эшлим дип, әтинең эш диктофонына сөйләп тутыра идем… Бу 10 -12 яшьтә», — дип язган Гөлназ.

«Шәп! Клипка әзер актёрлар бар», — дип комментарий калдырган Рамазановлар.

Инстачылар Айданга соклануларын белдергән: «Артисттан кем тусын инде?», «Айдан, булдыра бит!»; «Сокланып туймаслык сезгә».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар