Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова туган көн концертында тавыш операторын «Үтерәм!» — дип эзләп йөргән

Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрованың «Зур Туган Көн» тамашасындагы кызык мизгелләр белән Айваз Садыйров уртаклашты.

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрова туган көн концертында тавыш операторын «Үтерәм!» — дип эзләп йөргән
Салават Камалетдинов/архив

Бу көннәрдә Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова «Пирамида»да үзенең туган көне уңаеннан концерт оештырды. «Зур Туган Көн» дип аталган чарада татар эстрадасының иң шәп артистлары искиткеч тамаша тәкъдим итте.

Ләкин кичә ниятләнгәнчә башланып китмәгән. Беренче минутларда ук алып баручыларның берсе — Айваз Садыйровның микрофоны эшләмәгән. Соңыннан Гөлназ Сәфәрова сәхнә артында тавыш операторын «Үтерә-әм!» — дип эзләп йөргән.

Сәхнә артындагы күңелле мизгелләр белән Сәфәрованың якын дусты, алып баручы Айваз Садыйров үзенең Инстаграм сәхифәсендә уртаклашты.

«Концерт башланды. Сәхнәгә алып баручылар чыкты. Гөлназ исәнләште, Искәндәр исәнләште, Айрат исәнләште, Айваз исәнләшергә микрофонын сузган иде, микрофон терелек билгесен күрсәтмәде. Берничә уңышсыз талпынудан соң, тиз генә Айратның микрофонын алды да, ниһаять, ул да сәламләде залны. Беренче чыгыш ясаучы Салаватны игълан итеп, алып баручылар сәхнә артына шылды», — дип яза Айваз Садыйров.

Сәхнә артына кереп китүгә, Гөлназ Сәфәрова микрофоннар өчен җаваплы кешене эзләргә керешкән. «Нишләп минем концертта гына беренче чыгышта ук микрофн эшләми?! Кем җавап бирә микрофоннар өчен?! Үтерә-әм! Башыннан ук кешеләрнекечә түгел! Уф-ф!» — дип ачуланган ул.

Айваз Садыйров шаяртып: «Шунда ук концерттагы шаяру искә төште: Гөлназны ачуланган вакытында күргән кешеләрне мәчеттә 3 тапкыр өшкерәләр, ди», — дип язып куйган.

Айваз Садыйров сүзләренчә, алып баручыларның берсе Гөлназ Сәфәрованы тынычландырган. «Гөлназ тынычланды. Берни булмагандай, фирменный елмаю белән сәхнәгә чыгып та китте…» — дип уртаклаша ул.

Концерт беткәч, бәйрәм иясе эшләмәгән микрофон турында бөтенләй оныткан.

«Концерт тәмам! Алып баручылар, артистлар сәхнә артына китә.

Сәхнә артында Гөлназга беренче сорау:

 — Ну, Гөлназ, ничек?

 — Аллага шөкер! Бар да әйбәт! Нәкъ мин теләгән концерт булды бу!

 — Ә микрофон?..

 — Нинди микрофон? Икенче чыгышка ук оныттым инде мин аны…

 — Гөлназ, беләсеңме, син нинди, концерт шундый булды бит бүген. Үзең кебек ихлас та, җылы да, рәхәт тә, чиктән тыш энергияле дә, эшләмәгән микрофон сыман — көтелмәгән сюрпризлы да, кабатланмас та. Әйе, үзең әйткәнчә, кешеләрнекечә! Бездә син шундый БЕР генә!» — дип яза атказанган артистның дусты.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100