Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова: "ТМТВ премиясе 6,5 сәгать барды, ахырдан авыртудан уладым"

Гөлназ Сәфәрова: "ТМТВ премиясе 6,5 сәгать барды, ахырдан авыртудан уладым"

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрова: "ТМТВ премиясе 6,5 сәгать барды, ахырдан авыртудан уладым"

Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова аягына әбисе бәйләгән чәпәләйне киеп фотога төшкән.

“Әгәр чәпәләйне салып сезгә аякларымны күрсәтсәм, күпләрнең коты очар. Матурлык өчен канга кадәр кырылган аяк һәм сулы сөялләр белән "түләргә" туры килде. Барысына да зәңгәрсу туфлиләр гаепле. Тыштан матур, ә эче коточкыч каты. ТМТВ премиясе 6,5 сәгать барды, ахырдан авыртудан уладым. Аяк бармаклары берни тоймый башлады, атлап йөрү газапка әйләнде...

Әби бәйләгән чәпәләйдән дә йомшак нәрсә юк. ЧӘПӘЛӘЙнең нәрсә икәнен беләсезме ул?” - дип язган ул.

Инстачылар Гөлназны кызганып комментарийлар язган һәм киңәшләр биргән.

“Гөлназ, синең дә аяк тамырларын шартлаган ахры? Минем дә бөтен тамырларым бүрткән. Ярар, мин авыр күтәреп эшлим инде. Ә синең нәрсәдән инде ул?”

“Салып атарга иде”.

“Шул хәтле кыса торган аяк киеме кимәгез. Кызганыгыз үзегезне, озак басып торганда аяк бүртә бит, уйлап алыгыз”.

“Запас туфли алырга ярамадымы?”

“Икенче юлы уңайлы да, матур да аяк киеме сайларга тырышыгыз! Саклагыз узегезне берүк!”

“Чәпәләй киеп барырга иде”.

“Яңа аяк киеме авырттырмый калмас инде ул. Шуңа күрә аның белән иң элек "обкатка" ясарга кирәктер”.

"Ул кибеттә бәяләр коточкыч. Мондый бәягә бу туфлилар йомшакның йомшагы, уңайлының уңайлысы булырга тиеш бит инде ... Бик кыен бит ул унайсыз аяк киеме”.

“Әмма сез искиткеч матур идегез”.

“Җаваплы чараларга яңа аяк киеме беркайчан да кимә. Хәтта футболчылар һәм чаңгычылар да яңа аяк киемен бераз киеп йөриләр. Әгәр бик ашыгыч булса, эченә пакет белән су тыгасың да, 3 сәгатькә туңдыргычка куясың”.

“И жаныкай, күтәреп бәрер идең туфлиләреңне. Синең үз буең да менә дигән”.

“Ай Гөлназ, аякларыңны саклый күр. Шул туфлиләр аркасында Юля Началова китеп тә барды. Алла сакласын. Бер кырылган аякка хәзер төзәлмичә яңадан туфлиләр киясе газап инде. Сез бит гел кеше күз алдында, тагын матур аяк киеме кияргә кирәк. Ә беренче кигәндә аяк киеме уңайсыз булса, рәтләнми ул. Болгап ат ул туфлиеңне”.

Ә чәпәләйне төрлечә әйтәләр икән. Бәлүнкә, кәти, чәпчур, башмак, чәпелдек, пайпак, бәлинкә, чәпи, чүбәрәки, тәпчәли, пайпак диючеләр дә бар.

Шоумен, җырчы Зөлфәт Зиннуров та “мин карт бабайлар шикелле кыш буе башмак яисә йон оектан йөрим” дип комментарий калдырган. 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Если я сниму носочки и покажу Вам свои ноги, многие просто ужаснутся! Стертые в кровь ноги и водянистые мозоли – вот плата за красоту. А все из-за голубых туфелек @ekonikastyle , красивые снаружи и ужасно-ужасно жесткие изнутри. 6,5 часов шла премия ТМТВ, под конец я просто выла в голос от боли, а пальцы ног стали неметь, ходить в них было пыткой... . WTF???!!! . P.S ...Әби бәйләгән чәпәләйдән дә йомшак нәрсә юк. Сез ЧӘПӘЛӘЙнең нәрсә икәнен беләсезме ул??!!

Публикация от Gulnaz Safarova (@saffarka)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100